Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара киез итек-киез комбинатында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән истәлек тактасы куелды

Комбинатка әлеге исем узган ел Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән бирелде.

Киез итек-киез комбинатында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән истәлек тактасы куелды.

Кукмара киез итек-киез комбинатында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән истәлек тактасы куелды

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән узган ел комбинат 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән сизелерлек өлеше, хезмәткәрләрнең күмәк хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен республика исеменә лаек булды.

Кукмара киез итек-киез комбинатында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән истәлек тактасы куелды

«Фабриканың Җиңүгә керткән өлеше зур. Биредә армия ихтыяҗлары өчен бер миллион ярымнан артык пар киез итек җитештерелгән. Моннан тыш, фронттан кайтарылган 6 миллион пардан артык киез аяк киеме реставрацияләнгән. Хезмәткәрләр көненә 12шәр сәгать эшләгән. Фронтка фабрикадан 429 ир-ат китә, аларның урынына хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшүсмерләр кала. 1945 ел башына фабрикада 1130 кешедән 394 кенә эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында тылда хезмәт куйган, авырлыкларны җиңеп, һәрвакыт фабрика язмышы белән яшәгән кешеләргә рәхмәт. Без бай тарихлы предприятиедә эшләвебез белән горурланабыз», — дип билгеләп үтте киез итек-киез комбинатының генераль директоры Ләлә Шәрипова.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk