Кукмара кешесен авылдашыннан акча урлаган өчен хөкем итәчәкләр
Ир-ат үз гаебен таныган һәм урланганны кире кайтарган.
Кукмара районы прокуратурасы 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул кешегә зур зыян китереп урлауда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, Киндеркүлдә яшәүче ир-ат 2023 елның 12 июнендә исерек хәлдә авылдашы ишегалдына керә. Анда ул йорт хуҗасының җирдә яткан чалбарларын күреп ала һәм кесәсеннән яшерен рәвештә 45 мең сумнан артык акчасын урлап кача.
Ир-ат үз гаебен таныган һәм урланганны кире кайтарган.
Җинаять эше район судына карау өчен җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев