Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары «Йөрәк белән тыңлап» конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Соңгы яңалыклар

Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары «Йөрәк белән тыңлап» конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар

Конкурс «100//ЛИЦА» Республика балалар иҗаты конкурсы кысаларында узды.

Казан шәһәренең 18нче балалар музыка мәктәбендә «100//ЛИЦА» Республика балалар иҗаты конкурсы кысаларында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Йөрәк белән тыңлап» VIII Республика фестиваль-конкурсы узды.
Фестивальдә Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.

Фортепиано буенча гаилә дуэты Ангелина Айгишева һәм әнисе Евгения (җитәкчеләре — Зөлфия Шәймәрданова) — беренче, Алексей Ибятов (фортепиано) һәм «Viva» скрипкачылар ансамбле (җитәкчеләре — Диләрә Бариева һәм Эльмира Гомәрова), Евсения Никитина (фортепиано) (җитәкчесе — Алия Курочкина) икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да диплом, медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.


Нет комментариев