Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Килешү буенча хезмәт итүче Динар Хәйруллинның әтисе: Улыбыз - гаиләбез өчен зур горурлык

Динар Хәйруллин махсус хәрби операциясенең беренче көненнән үк Ватанны саклый.

24 яшьлек Кукмара егете Динар Хәйруллин бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында килешү нигезендә хезмәт итә. Әти-әнисе, якыннары август аенда аның чираттагы ялга кайтуын көтә. 

— Динар кечкенәдән мөстәкыйль булырга омтылды, гел үзенчә эшләргә тырышты, бернидән курыкмады. Холкындагы әлеге сыйфатлар үсә төшкәч кимер дип уйлаган идек тә, киресенчә, ныгыды гына, — ди әтисе Рамил абый. — Улыбыз Кукмара өченче урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Казандагы энергетика көллиятендә укыды. Кулына диплом алгач: «Әти, чын ир-егет армиядә хезмәт итәргә тиеш. Бер ел вакыт күп түгел, мин дә барачакмын», — диде. Шул чагында күңелемнән генә: «Сәламәтлегендә чикләүләр булмыйча, һава десанты гаскәрләренә туры килсен иде», — дип теләгәнем истә. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, Ивановодагы һава десанты гаскәрләренә эләкте. Чөнки мин үзем дә — десантчы, энем дә махсус билгеләнештәге хәрби частьта хезмәт узды. Армиядә вакытта Динар ИЛ-76, АН-2 самолетларыннан һәм вертолеттан 11 тапкыр парашют белән сикерде. 

Әңгәмәдәшем Рамил Хәйруллинның сүзләренә караганда, Динар армия хезмәте үткән вакытта ук үзләрендәге хәрби часть белән килешү төзи. Яшь егетнең бу карарын гаиләсе ничек кабул итте икән?

— Ярты ел узганнан соң, килешү төзесәм ничек булыр икән дип киңәшләшү өчен, Динар әнисе белән миңа шалтыратты. «Улым, карарың нык, уйланылган, язмышыңны әлеге юнәлеш белән бәйләргә телисең икән, без каршы килмибез. Хәрби хезмәте ул — тормыш мәктәбе», — дидем. Өч елга килешү төзеде. Алты айдан соң ялга кайтты. Яңа ел алдыннан дуслары белән күреште, өйдә ял итте дә, 2022 елның гыйнвар аенда ашыгыч рәвештә хәрби частьтан чакыртып алдылар. Өйрәнүләр узу өчен аларны иң элек Белоруссиягә җибәрәләр, аннары Украинада махсус хәрби операция башлангач, килешү төзегән барлык егетләр дә шунда күчерелә. Шулай итеп, беренче көннән алып улыбыз махсус хәрби операция зонасында, — ди Рамил Хәйруллин. 

Динар артиллерия полкында ике күчәрле КамАЗның йөртүчесе булып хезмәт итә, шәхси составны кирәкле урыннарга алып бара һәм кайтара. 

— Шат күңелле, позитив егет ул, аның проблемалар килеп чыкканда да кешегә сөйләп, кемнәндер гаеп табып йөри торган гадәте юк. Аңлыйбыз, махсус хәрби операция зонасында беркемгә җиңел түгел, хезмәтләре авыр һәм куркыныч. Алар анда землянкаларда яши, ашарга үзләре әзерли, кием-салымнарын да үзләре юа. Синең арттан тәртипләп йөрүче әниең дә, хатының да янәшәдә булмагач, теләсәң дә, теләмәсәң дә мөстәкыйльлеккә өйрәнәсең, — ди хәрбинең әтисе. — Динарга килгәндә, ул беркайчан андагы хәлләрне сөйләми, зарланмый да. Без дә, үз чиратыбызда, төпченмибез. Иң мөһиме: үзен сакласын! 

Якташыбыз якын кешеләре белән социаль челтәрләр аша аралаша. Мөмкинлеге һәм җае булганда видеоязмалар да җибәрә икән. Рамил абыйның телефонында да улының фотолары, ул төшергән видеолар шактый.

— Һәрберсен туплап барам. Бик сагынган вакытларда әнисе белән шуларны карап, моңсуланып та алабыз. 24 яшь кенә булса да, улыбыз йөзгә шактый олыгаеп китте, сөйләшүләре җитди, фикер йөртүе, тормышка карашы да хәзер бөтенләй башка, — ди әти кеше. — СМС-хәбәр юллыйбыз да, ул үз җае белән безгә хәбәр бирә, я булмаса шалтырата. Алар 20 көннән 20 көнгә чиратлашып алгы сызыкка керә бит. Ул чагында инде кулдан телефон төшми. Тавышын ишеткәч кенә күңел бераз тынычлана.

Хәйруллиннар районнан җибәрелгән гуманитар ярдәмнең, шәхси посылкаларның да тиешле урынга барып җитүен билгеләп үтте. 

— Узган ел «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем волонтерлары Нияз Мөхәммәтов һәм Фаил Галимуллинга, ярдәмне алып барып тапшыру өчен, өстәмә 600 чакрымнан артык юл үтәргә туры килә. Хәрбиләргә мичләр, азык продуктлары, шулай ук кием-салым да җибәрелгән иде. Динар ул вакытта райондашларны каршы чыгып алды. Олы йөрәкле волонтерларның һәммәсенә рәхмәтебез чиксез, — ди Рамил Хәйруллин. — Теләк бер: махсус хәрби операция тизрәк безнең якның җиңүе белән тәмамлансын да, барлык хәрбиләр исән-имин, сау-сәламәт килеш якыннары янына кайтсын иде. Динарга килгәндә, ул — безнең гаилә өчен зур горурлык. 

Райондашыбыз Динар Хәйруллин Ватанны саклаудагы казанышлары, хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыклары өчен «Батырлык өчен», «Бөек Дон Гаскәре Дон казакларының Луганск округы», «Ватанга хөрмәт һәм батырлык» медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев