Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Килешү буенча хезмәт итүче Сергей Павловның тормыш иптәше: Мин ышанам, киләчәктә аның белән озак еллар кулга-кул тотынышып атлаячакбыз әле

Нырья егете Сергей Павлов — яу кырында гына түгел, тормышта да көрәшче. Көрәш буенча яшүсмер чагында Татарстанның атказанган спорт остасы исемен ала, Татарстан чемпионы.

Әти безнең илебезне саклый!

Бу — биш яшьлек Никитаның сүзләре. Аның мәгънәсен аңлагандай, энесе Михаил да баш селкеп куя. Кечкенә шул әле ул. Бары тик 1 яшь тә 4 ай гына булды үзенә. Ә аларның әтиләре Сергей, чынлап та, илебезне саклаучы герой. Әниләре Алена да. Чөнки кечкенә ике баласын кочаклап, ул вакытта Михаилга әле өч кенә ай була, ирен махсус хәрби операциягә озаткан ананы герой дими, ни дисең! 

Әлеге гаиләнең хуҗасы, Нырья егете Сергей Павлов — яу кырында гына түгел, тормышта да көрәшче. Көрәш буенча яшүсмер чагында Татарстанның атказанган спорт остасы исемен ала, Татарстан чемпионы. Күп тапкыр район күләмендәге ярышларда шулай ук чемпион кала, үз үлчәү авырлыгында Сабантуйларда җиңә, бер тапкыр Нырьяда Сабантуй батыры исемен яулый. «Үҗәт, физик яктан нык көрәшче ул, түгәрәктә җиде ел шөгыльләнде», — ди тренеры Эдуард Макаров. — Үз үлчәү авырлыгында Сережа районда лидер иде. Ул, гомумән, спортның барлык төрендә дә булдыра, бик яхшы итеп чаңгыда шуа. Әмма ул көрәшне сайлады. Минем түгәрәгемдә шөгыльләнгән, үз максатларына ирешүче Сережаның безне саклавы белән мин горурланам«. 

Мөгаен, Сергейның холкы һәм кызыксынуы да көрәшкә бәйле булганлыктан, көрәшче йөрәге аны, контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәргә өндәгәндер. Шулай булмаса беренче көннәрдән үк анда китәргә ашкыныр идеме икән?! Чөнки Мәскәүдәге метро төзелешендә даими эш урыны бар, яшим дисәң — торыр урыны.

«Мин анда кирәк!» — ди ул, сиздерми генә медицина тикшеренүләре үтеп кайткач, хатыны Аленаның күзләренә карап. 
— Сергей армия сафларында химик гаскәрләрдә хезмәт итә. Шуңа күрә аңа беренчел күнекмәләрне искә төшерүе авыр булмагандыр, — ди Алена. — Ул узган елның июль аенда китте. Берникадәр вакыт Рязань каласында өйрәнүләрдә булганнан соң, фронт линиясенә үтте. Сережа гыйнвар аенда кыска вакытлы ялга кайткан иде. Һәм…

Һәм менә әнисенә, гаиләсенә көтелмәгән бүләк ясап, үткән җомга көнне ул тагын ялга кайта. Кукмарадагы банкларның берсенә ике улы белән документлар эшләргә дип кергән Алена, Сережасы телефоннан шалтыраткач, үзенең банкта икәнен, әмма хәзер сөйләшә алмавын әйтеп трубкасын куя. Берникадәр вакыттан соң эшен тәмамлап, китәргә дип борылса... чәчәк бәйләме күтәргән ире артында басып тора.

«Көтелмәгән сюрприздан Мишамны күтәргән килеш артка берничә адым ясадым. Ә Никита: “Әти кайткан, әти, ур-ра”, — дип, бөтен банкны яңгыратып, аның кочагына ташланды. Аңа Миша иярде. Бу вакытта безнең янәшәбездә булган күпләрнең күзләре яшьләнде, — ди күппрофильле лицейда физкультура фәнен укытучы Алена. — Сережа андагы хәлләр, үз кичерешләре турында берни дә сөйләми. Чөнки ул көрәшчеләр сафыннан. Күрешмәгән айлар эчендә Сережаның холкы, йөзе үзгәрмәсә дә, ул тагын да ышанычлы, чын ир-атка әверелде. Ялның көннәре кыска, тиздән аңа янә юлга чыгасы. Һәркемнең үз юлы. Мин ышанам: киләчәктә Сережа белән кулга-кул тотынып, әле озак еллар бер юлдан атлаячакбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев