Киләсе елда ана капиталының күләме артачак
Соңгы яңалыклар

Киләсе елда ана капиталының күләме артачак

Хәзер беренче балага ана капиталы – 524,5 мең сум тәшкил итә.

2023 елның 1 февраленнән Россиядә беренче бала өчен ана капиталы – 589,5 мең, ә икенче балага 779 мең сум булачак. Түләүне 12,4 проценткка индексацияләү турында РФ пенсия һәм социаль иминият фондының бюджет материалларында әйтелә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Шулай итеп, гаилә икенче балага 189,5 мең сум күләмендә өстәмә акча ала.

Хәзер беренче балага ана капиталы – 524,5 мең сум, икенчесенә (әгәр гаилә ана капиталын беренче бала туганда алмаган булса) 693,1 мең сум тәшкил итә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев