Хәдисләр
Кыямәт көнендә иң күп гөнаһлы кешеләр - мәгънәсе юк сүзне иң күп сөйләүчеләр
- Кемнең кулыннан һәм теленнән мөселманнар иминлек таба, шул исламияттә мөэминнәрнең иң әйбәте: кем мөэминнәр арасында күркәмрәк холыклы һәм иманлы, шул мөэминнәрнең иң әйбәте: кем Аллаһы Тәгалә тыйган эшләрдән тыелып, Аның юлын тотса, шул мөһаҗирләрнең иң әйбәте: кем Аллаһы Тәгалә өчен бөтен көчен бирсә, шул иң әйбәт җиһад (көрәш) була.
 - Кем күркәм холыклы, шул иң әйбәт мөэмин.
 - Кем сату итүдә, сатып алуда бурычын түләүдә, бурычын түләтүдә киң күңеллелек күрсәтсә, шул мөэминнәрнең иң әйбәте.
 - Кем акыл нигъмәте белән ризыклана, шул котылу таба.
 - Байларга сирәгрәк керегез. Алланың сезгә биргән нигъмәтен кимсетмәвегез шул булыр, ягъни шул нигъмәтне һич кимсетмәссез.
 - Юмартлар хатасын гафу итегез, чөнки Аллаһы Тәгалә аларның һәр хатасын үз кул астына кертүче.
 - Гөнаһларның да гөнаһы - Аллага ширек катнаштыру, җаннарны кыю, ата-ананы рәнҗетү һәм ялганга таныклама бирү.
 - Кыямәт көнендә иң күп гөнаһлы кешеләр - мәгънәсе юк сүзне иң күп сөйләүчеләр.
 
фото: Салават Камалетдинов, "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                                                
                        
                    
Нет комментариев