Казанда поезд астына егылган хатын-кызның аяк табаны өзелгән
Соңгы яңалыклар

Казанда поезд астына егылган хатын-кызның аяк табаны өзелгән

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Совет районында «804 км» станциясе янында булган.

Кичә Казанда хатын-кыз йөк поезды астына егылган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл шәһәрнең Совет районында «804 км» станциясе янында булган.

Хатын-кыз «Юдино-Әгерҗе» маршурты буенча йөри торган состав астына егылган.

Зыян күрүченең башы имгәнгән һәм аяк табаны өзелгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

фото: «Татар-информ» МА

 


Нет комментариев