Казан пешекчеләренең уртача хезмәт хакы 71 мең сум
Соңгы яңалыклар

Казан пешекчеләренең уртача хезмәт хакы 71 мең сум

Кайбер очракларда Казанда пешекчеләр 100 мең сумнан артык хезмәт хакына да исәп тота ала.

HR-эксперт Зулия Лоикова хәбәр иткәнчә, Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71,1 мең сумны тәшкил итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71 152 сум. Шул ук вакытта күпчелек 60 мең сумга эшли. Шулай ук 70-85 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итүче вакансияләр дә бар», — ди Зулия Лоикова.

Аның сүзләренә караганда, кайбер очракларда Казанда пешекчеләр 100 мең сумнан артык хезмәт хакына да исәп тота ала.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев