Каенлык авылында яшәүче Нәкыя Мифтахова 90 яшен тутырды
Нәкыя апа озак еллар күмәк хуҗалыкта тырышып хезмәт куйган.
Каенлык авылында яшәүче Нәкыя Мифтахова үзенең күркәм гомер бәйрәме — 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Туган көн иясен әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, «Наз» социаль ярдәм үзәге директоры Гөлүсә Әхәтова, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев котлады. Алар юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр, район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Нәкыя апа озак еллар күмәк хуҗалыкта тырышып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Ул бер бала үстереп, тормышка аяк бастырган. Бүгенге көндә улы Рөстәм тәрбиясендә, игелек күреп, тыныч картлык кичерә.
«Безнең яшьлек елларыбыз авыр вакытларга туры килде. Хәзер тормышлар бик рәхәт: өй җылы, пенсияләр вакытында килә, тамак тук. Шөкерана кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп яшибез», — ди Нәкыя апа.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев