Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе җитәкчесе Азат Гарифуллин: Юлда сак булу – ул үзеңнең генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә гомерен сакла
Юл хәрәкәте иминлеге – бер генә хезмәтнең эше түгел, ул барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның уртак җаваплылыгы.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә.
Әлеге юнәлештә башкарылган эшләр, проблемалы мәсьәләләр турында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе җитәкчесе Гарифуллин Азат Харисович белән әңгәмә кордык.
– Азат Харисович, бүген районда юл хәрәкәте иминлеге нинди дәрәҗәдә?
– Гомумән алганда, хәл контрольдә. Әмма борчылырлык очраклар да бар. Юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге кеше факторы белән бәйле: тизлекне арттыру, игътибарсызлык, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Шуңа күрә профилактика эшләрен өзлексез алып бару мөһим. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе составында хокук сагында тору, мәгариф, мәдәният идарәсе, шәһәр башкарма комитеты, сәламәтлек саклау, юл идарәсе, автомәктәп, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка структура вәкилләре бар. Комиссия утырышлары ай саен үткәрелә, анда көн темасындагы мөһим мәсьәләләр карала, һәр факт буенча тирән анализ ясала. Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән, балалар зыян күргән яисә икедән артык кеше җәрәхәтләр алган булса, комиссия җыелышы ашыгыч рәвештә дә үткәрелә, бәлагә китергән сәбәпләр эзләнә. Балалар катнашында юл һәлакәте теркәлгәндә, утырышка балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф учреждениесе (мәктәп, балалар бакчасы, көллият) вәкилләре дә чакырыла. Алар үз чиратларында иминлекне тәэмин итү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштыралар.
– 2025 елгы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасына һәм бәла-казалар килеп чыгу сәбәпләренә дә тукталып үтсәк иде.
– Узган ел район территориясендә 19 юл фаҗигасе теркәлде. Алар нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, 23е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 2024 ел белән чагыштырганда юл-транспорт фаҗигаләре, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең кимүе күзәтелә. Иң еш очрый торган сәбәпләр – транспорт белән узып киткән вакытта юлның каршы як полосасына чыгып бәрелешү, җәяүлене бәрдерү һәм автомобильнең юл читенә төшүе. Балалар белән бәйле очраклар аеруча борчу тудыра. 2025 елда өч юл фаҗигасендә дүрт бала төрле тән җәрәхәте алды. Аларның икесе – пассажир, ә икесе мотоциклчы иде. Юл билгеләрен яңарту, өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кую, хәвефле участокларда контрольне көчәйтү – болар барысы да иминлекне арттыруга юнәлдерелә. Бер мизгелгә булган игътибарсызлык төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
– Халыктан мөрәҗәгатьләр киләме?
– Райондашларның күбесен юлларның торышы борчый. Шулай ук өстәмә юл билгеләре кую, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру, объект төзелешен башлар алдыннан рөхсәт алу мәсьәләләре буенча да гаризалар керә. Кышның карлы килүе юл хуҗалыгы оешмаларына шактый гына авырлыклар тудыра. Шәһәрдә һәм район буенча узучы автоюлларда техника тәүлек әйләнәсе эшли. Авыл җирлекләрендә дә бу эшне тиешенчә оештыру сорала. Күптән түгел район прокуратурасы һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре, җирлекләрдә булып, кышкы юллар торышының тиешле Дәүләт стандартларына туры килү-килмәвен тикшерде, ачыкланган кимчелекләр буенча җирлек башлыклары исеменә актлар төзелде.
Узган ел юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең 12 утырышы булды, аларда 87 мәсьәлә каралды, тиешле карарлар кабул ителде.
– Район халкына нинди теләк-киңәшләрегез бар?
– Юл хәрәкәте иминлеге – бер генә хезмәтнең эше түгел, ул барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның уртак җаваплылыгы. Район халкын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, җәяүлеләргә, бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә карата игътибарлы булырга чакырам. Юлда сак булу – ул үзеңнең генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә гомерен саклау дигән сүз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев