Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Арбаш мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Габдрахманов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Тантанада район хәрби комиссары Альберт Гомәров, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, геройның әнисе, туганнары, сыйныфташлары һәм башкалар катнашты.

Югары Арбаш урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Габдрахманов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тантанада район хәрби комиссары Альберт Гомәров, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, геройның әнисе, туганнары, сыйныфташлары һәм башкалар катнашты. Чара Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. 
Мәктәп директоры Радик Исламов кунакларны сәламләп, геройның мәктәптә укыган елларын искә алды. 

«Рөстәм акыллы, тыңлаучан, шул ук вакытта шук малай иде. Йөзендә һәрвакыт елмаю иде аның. Шул елмаюлы йөзе һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланыр. Сезгә күркәм сабырлык телим», — диде Радик Ибраһим улы, хәрбинең әнисенә һәм якыннарына мөрәҗәгать итеп.

 

«Бүгенге көндә патриот егетләребез яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Кызганыч, югалтуларсыз булмый шул. Рөстәм Мөнир улы да хәлиткеч бәрелешләрдә һәлак булды. Аның якты истәлеге күңелләребездә сакланыр. Батырларны онытмыйк», — диде район хәрби комиссары Альберт Гомәров. 

Рөстәмнең апасы Венера чарага килгән кунакларга гаиләләре исеменнән рәхмәт белдерде. 

Егетнең сыйныфташлары да бергә укыган мизгелләрне җылы итеп искә алды. 

«Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел сыйныфташыбызнын юклыгына күңел ышанмый. Мәктәпне тәмамлавыбызга тиздән 20ел була, очрашырбыз дип планлаштырган идек. Кызганыч, Рөстәм арабызда булмаячак. Ләкин без аны онытмабыз. Җирлегебездә мондый чаралар бүтән булмасын, егетләребез исән-сау кайтсыннар иде», — дигән теләкләрен җиткерде егет-кызлар. 

 

«Сугышчан кардәшлек» оешмасы җитәкчесе Радик Габдрахманов мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларның ватанпәрвәр булып үсүләрен теләде. «Мәктәбегездә белем алган сугышчының батырлыгы сезнең өчен үрнәк булсын», — диде ул.

Чара барышында яу кырында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Рөстәм Мөнир улы 1988 елның 20 маенда Казахстанда дөньяга килә. Әти-әнисе өчен төпчек бала, абыйлары Ринат, Илдар һәм апасы Венера өчен яраткан энекәш була ул. Эш сөючән, кешелекле булып үсә балалар. 1997 елда гаилә башлыгының туган авылы Түбән Арбашка кайтып төпләнәләр.

Хезмәт белән тәрбияләнгән балалар һәркайсы тормышта үз урынын таба. Кызганыч, Мөнир абый 4 ел элек каты авырудан вафат була. 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча Рөстәм хәрби хезмәткә чакырыла. 2024 елның 5 маенда каты бәрелешләрдә һәлак була егет. Күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Мөнир абый һәм Людмила апа егетләрне чын ватанпәрвәр итеп үстергән-олы уллары хәрби, бүгенге көндә Екатеринбург шәһәренең бер частендә хезмәт итсә, Илдар махсус хәрби операция барышында җитди яраланып, бүгенге көндә реабилитация уза. Батыр егетләр үстергән әлеге гаиләгә рәхмәт сүзләрен җиткереп, сабырлык телисе килә.

Фото: Гөлшат Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев