Юан эчәктә яман шешнең 76 проценттан артыгы башлангыч стадиядә ачыкланган
Диспансер күзәтүендә бүген 129 мең онкологик авыру исәпләнә.
Диспансеризация барышында һәр дүртенче очракта колоректаль рак (юан һәм туры эчәк рагы) ачыклана, аның 76 проценттан артыгы – башлангыч стадиядә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.
Министр Альмир Абашев яман шеш белән авыру очраклары һаман арта баруын искәртте. 2025 елда 100 мең кешегә 498 очрак туры килә.
«Актив профилактик эш нәтиҗәсендә башлангыч стадияләрдә ачыклана торган очраклар арта бара», – диде Альмир Абашев.
Диспансер күзәтүендә бүген 129 мең онкологик авыру исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев