Иске Юмья авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзекләндерелә
Хәзерге вакытта балалар бакчасында Иске Юмья авылыннан төрле яшьтәге 15 сабый тәрбияләнә.
Иске Юмья авылы балалар бакчасы тиздән үз эшчәнлеген капиталь ремонт уздырылган яңа бинада дәвам итәчәк. Балалар өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру максатыннан, элеккеге башлангыч мәктәптә зур күләмле төзекләндерү эшләре алып барыла.
– Безнең бакча бинасы бик иске: ул 1974 елда салынган һәм аны яңарту мөмкин түгел иде, – дип сөйли мөдир Лариса Антонова. – 2024 елда авылдагы башлангыч мәктәп үз эшчәнлеген туктаткач, укучыларны автобус белән Оштырма Юмья авылындагы белем йортына йөртә башладылар. Әлеге бина исә буш торды. Җитәкчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, узган елның ноябрендә капиталь ремонт эшләре башланды.
Төзекләндерүгә “Стройком” оешмасы хезмәткәрләре алынган. Бүгенге көндә бинаның түбәсе, тәрәзәләре тулысынча алыштырылган, җылылык, су һәм электр челтәре системалары тәртипкә китерелгән. Идән, түшәм, стеналар өр-яңадан эшләнәчәк, керү-чыгу, бүлмә ишекләре дә яңа булачак. Эш башкару өчен барлык кирәкле материаллар да үзвакытында кайтарыла икән. Аш-су блогы, бәдрәф бүлмәләренең дивар-идәннәренә ябыштыру өчен плитәләр һәм кирәк-яраклар да үз чиратын көтә.

– Төзүчеләрнең сүзләре буенча, биредә алар кулы кагылмаган бер почмак та калмаячак, – ди мөдир. – Шулай ук территория төзекләндерелеп, балалар өчен уен мәйданчыклары да ясалыр дип өметләнәбез.
Лариса Геннадьевна билгеләп үткәнчә, ремонт төгәлләнгәч, балалар бакчасы заман таләпләренә һәм санитар нормаларга туры китереп яңартылган бинага күчәчәк.
– Көн саен диярлек оешма хезмәткәрләре янына килеп, хәлләрен белешәм, эш барышы белән кызыксынам. Бинаның кайсы өлешендә нинди бүлмә урнашачагы инде билгеле, – ди ул. – Монда балалар өчен уен һәм йокы бүлмәләре, мөдир кабинеты, актлар залы, биредә исә буфет зонасы һәм аш-су әзерләү блогы булачак. Шулай ук азык-төлек склады да бер түбә астында урнашачак.

Хәзерге вакытта балалар бакчасында Иске Юмья авылыннан төрле яшьтәге 15 сабый тәрбияләнә. Төзекләндерелүче бакча 20 урынлык булачак.
– Киләчәктә балалар саны тагын да артыр дип ышанам. Күрше Югары Юмья авылында бакча юк, шуның өчен алар да яңартылган бакчага киләбез дип торалар, – ди Лариса Антонова.
Хәзерге вакытта балалар йөрүче бакчага да кереп чыктык. Бүлмәләр җылы, уенчыклар күп булса да, бинаның биш дистә ел элек салынган булуы сизелә.
– Мин 2021 елдан тәрбияче булып эшлим, – ди Юлия Тукташева. – Яңа бинага күчүне без генә түгел, әти-әниләр дә зарыгып көтә. Хәтта балалар да: “Анда диварлар нинди төскә буялыр икән, уенчыклар күп булырмы?” – дип, көн саен сорап торалар. Яңартыла торган бакча бинасын күз алдына китерәбез дә, күңелгә рәхәт булып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев