Ирләр колагына хәдисләр
Соңгы яңалыклар

Ирләр колагына хәдисләр

Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы – изге-игелекле хатын

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйтте:

- Бу дөньяда алып була торган нәрсәләрдән иң яхшысы – изге-игелекле хатын.

- Сездән (ирләрдән) иң яхшылары шул, кем үзенең хатынына һәм кызларына яхшырак мөнәсәбәттә.

- Ир хатынына, ә ул иренә мәхәббәт белән караган чакта Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәте белән карый.

- Хатын-кызларның иң яхшылары – Аллаһка ышанып мәрхәмәтле булганнары һәм күп бала табучылары. Хатын-кызларның иң начарлары – тәкәбберләр һәм ярым-шәрә йөрүчеләр.

- Иманлы ир иманлы хатынына нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Әгәр аңа хатынының бер сыйфаты ошамаса, ул аның холкының икенче сыйфаты белән канәгать булып торырга тиеш.

фото: Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

 


Нет комментариев