Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ихтирамга лаек укытучы

Укытучы - кеше тормышында зур роль уйнаучы зат ул.

Укучылары чын кеше булып үссен өчен укытучылар аларның һәркайсына көч, хезмәт, күңел, сабырлык салалар. Бүген, Укытучы көнендә, 35 елдан артык гомерен мәктәпкә багышлаган гаҗәеп кеше, үз хезмәтләре белән укучыларның һәм мәктәп коллективының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаган укытучы турында сөйлисем килә. Ул - Шиһапова Әлфия Хантимир кызы.

Әлфия Хантимировна Кәркәүч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып озак еллар хезмәт куеп, быел лаеклы ялга чыкты. Ул үз укучыларына ныклы белем, рухи көч бирде. Анын укучылары - халыкара, бөтенроссия, республика һәм район иҗат конкурсларында, конференцияләрендә җиңүчеләр, призерлар. Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдә Әлфия Хантимировнаның өлеше зур. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән, мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар өлешенә һәм секция утырышларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлфия Хантимировна - үзенең казанышлары белән безгә, яшь буынга, үрнәк укытучы, хезмәттәшләре, укучылар һәм әти – әниләр арасында ихтирамга лаек кеше.

Бәйрәм унаеннан Әлфия Хантимировнаны Укытучылар көне белән котлыйбыз һәм аңа нык сәламәтлек, бәхетле һәм якты көннәр, озын гомер телибез. Сезнең тормыш һәрвакыт шатлык һәм мәхәббәт белән үрелеп барсын!

Кәркәүч мәктәбе коллективы исеменнән, тәрбия әшләре буенча директор урынбасары Хафизуллина Лилия Кадир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев