«Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Ике төп номинациядә («Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы») җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиа үзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект — «Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Фестивальдә Татарстанның мәктәп медиа командаларын (газета, журнал, радио- һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар) катнашырга чакыралар. Анда 12-18 яшьлек укучыларга катнашырга мөмкин. Ике төп номинациядә («Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы») җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат белән «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин. Гариза бирү өчен онлайн-форма.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев