Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз, танылган хоккейчы, Россия чемпионы Фәнүзә Кадыйрова : Бозга чыккач, барлык уй-фикерләр артта кала

Россия җыелма командасы уенчысы, Россия Федерациясенең спорт остасы, Халыкара класслы спорт остасы, дөнья Чемпионатларының бронза призеры Фәнүзә Кадыйрова өчен быелгы сезон аеруча истәлекле, чөнки быел ул Россия чемпионы исемен алды.

Сабантуйлар узып, бер атна үтүгә, Сәрдекбаш төбәге халкы, якташларыбыз тагын бер бик матур кичке бәйрәмгә җыелды. Бу юлы аны әлеге авыл кызы Фәнүзә Кадыйрова үткәрде. Әти-әнисе, туганнары, якыннары, авыл һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылган бу чара, җылы бер истәлек булып, әле озак еллар хәтеребездә сакланыр.

Россия җыелма командасы уенчысы, Россия Федерациясенең спорт остасы, Халыкара класслы спорт остасы, дөнья Чемпионатларының бронза призеры Фәнүзә Кадыйрова өчен быелгы сезон аеруча истәлекле, чөнки быел ул Россия чемпионы исемен алды. Россия хатын-кызлар хоккей лигасында ул уйный торган Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» командасы чемпион калып, алтын Кубокка ия булды. Һәм Сәрдекбаш авылындагы агачлар белән уратып алынган матур аланлыкта әлеге Кубокны тәкъдим итү чарасы үтте. Ягъни Фәнүзәбез үзенең шатлыгын безнең белән дә уртаклашып, туган авылына җиңүче Кубогын алып килеп, аны авыл халкына гына түгел, райондашларыбызга бик күңелле бәйрәм ясады.

Буе 163 сантиметр, авырлыгы 62 килограмм гына булган Фәнүзәгә карыйсың да, аның тыйнаклыгына, гадилегенә, шулкадәр зур ихтыяр көченә сокланасың. 6 яшендә кичләрен балалар бакчасыннан кайтканнан соң, әтисе Фәһимгә ияреп, кулына хоккей кәшәкәсе тотып бозга чыккан бердәнбер кыз иде бит ул безнең районда! Хәер, бозда аның кыз бала икәнен аркасындагы номерына карамасаң аерып та булмый иде. Алай гына да түгел, күп малайдан бозда яхшырак шуа, уйный, капкага алка кертә иде. 13 яшендә Казан шәһәренә китеп, «Ак Барс» командасының легендар уенчысы Сергей Столбун җитәкләгән «Форвард» кызлар командасында, параллель рәвештә «Ак бүре» малайлар командасында шөгыльләнде.

2012 елда кызлар командасы тренерлары белән бергә Коми Республикасының Ухта шәһәренә күчеп китә һәм 2017 елга кадәр «Арктик-Университет» командасы буларак чыгыш ясый башлый. Шул елны команда, Санкт-Петербург шәһәренә күченеп, өч ел дәвамында «Горный» исемен йөртә. Ә моннан дүрт ел элек команданың исеме «Динамо-Нева» буларак үзгәртелә. Команда исеме, составы үзгәрсә дә, Фәнүзәбез шул ук оста һөҗүмче, команданың лидеры булып кала бирде. Ул инде моннан тугыз ел элек, ягъни 17 яшендә үк Россия җыелма командасы составында уйный башлады. Шул ук елны кызлар арасында үткән дөнья Чемпионатында илебез тарихында беренче тапкыр безнең кызларның җыелма командасы бронза медаль яулады, һәм Фәнүзә Чемпионатның иң яхшы һөҗүмчесе булып танылды. Әлеге турнирда аның кулында булган хоккей перчаткасы Канаданың Торонто шәһәрендәге «Зал хоккейной славы» музеена урнаштырылды. Нинди зур мәртәбә бит бу! Кышкы Универсиадада ике тапкыр алтын медаль, өч дөнья Чемпионатында, ике Олимпия уеннарында, хатын-кызлар лигасы йолдызлары матчларында катнашса да, ул һаман да гади, эчкерсез, самими.

...Бәйрәмне алып баручы Ильяс Галиев, Фәнүзәне чакырып, кунаклар алдына дәшкәннән соң, Фәнүзә мәйдан тирәли йөгереп үтеп, һәркемне сәламләде. Шушы минутларда каз тәннәре чыгарырдай булган горурлык хисен сүз белән әйтеп тә бетереп булмый. Дулкынланудан хәтта тамак төбенә төер утыра. Чөнки Фәнүзә никадәр данга ирешсә дә, Россия җыелма командасының йолдызы булса да, ул — безнеке, шушы Сәрдекбашның Гөлзия һәм Фәһим кызы.

Күңелләрне тетрәндерердәй икенче бер мизгел — егермедән артык олпат ир-егетнең мәйдан уртасына чыгып басып, орчык кадәр генә шушы кыз хөрмәтенә матур сүзләр әйтеп, үзләренең гимннарын башкарулары булды. Кукмара ветераннарының хоккей командасы составында элеккеге район башлыгы да, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләүчеләр дә, оешма, банк җитәкчеләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә бар. Фәнүзә ялга кайткан чакларда алар белән бергә «Олимп» Боз сараенда хоккей уйный, үзенә генә хас алымнары белән "дәү абый"ларының капкасына алкасын кертә.

— Фәнүзәнең һәр турнирын карап барам, шушы 26 яшьлек кызның уйнаганына сокланам. Булдыра ул! Җиңүләре дәвамлы булсын, аның үрнәгендә әлеге бәйрәмгә килгән яшьләребез дә спортка тартылсын иде, — диде ветеран-спортчы Наил Шакиров.

Бәйрәмдә Фәнүзәне дә, аның әнисе Гөлзияне дә чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, башка җитәкчеләр, күрше өлкәдән килгән хоккейчылар, укытучылар, авылдашларының ихлас теләкләре дә мулдан булды бу көнне.

Тагын бер кызыклы фикерне әйтеп үтмәсәк ялгыш булыр. Фәнүзәнең абыйсы Булат та — хоккейчы, сеңлесе Айзилә дә бүгенге көндә Екатеринбург командасында уйный, ә энесе Самат футбол белән кызыксына. Санкт-Петербургта үткән Россия Чемпионатында ике Кадыйрова да чемпион исеме алу өчен ике командада капма-каршы уйнаган. Гөлзия белән Фәһим дә, әлеге шәһәргә кадәр барып, кызларының уеннарын караган. Әниләре Айзиләнең командасы өчен җан атса, әтиләре Фәнүзәнең чемпион булуын теләгән. Фәнүзә чемпион исемен яулады. Әмма Айзилә дә апасы юлыннан туры атлый, аның киңәшләре белән уйный, яши. Менә күрерсез: берничә елдан хоккей дөньясында Айзилә исемле йолдыз да кабыначак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев