Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ядегәр мәктәбе укучылары Белем көнен яңартылган бинада каршы алды

Быел белем йортында Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Ядегәр авылларыннан 115 бала белем-тәрбия алачак.

Ядегәр урта мәктәбендә дә куанычлы вакыйга. 1 сентябрь көнне белем йорты укучыларны яңартылган бинада каршы алды.

Ядегәр мәктәбе укучылары Белем көнен яңартылган бинада каршы алды

Ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы ике меңгә якын квадрат метрны тәшкил итә. Федераль программа кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичергән бинаның түбәсе яңартылган, фасад өлеше эшләнгән, сыйныф бүлмәләре һәм коридорларда идән-түшәм, тәрәзә-ишекләр, җылылык, канализация, җилләтү системасы алыштырылган, агач идәннәр урынына плитә, линолеумнар җәелгән, коридорларда пыяла витражлар куелган.
Мәктәп директоры Рәмис Нуриевның сүзләренә караганда, төзекләндерү 120 миллион сумга төшкән. Шуның 15 миллион сумына җиһазлар алынган.

Ядегәр мәктәбе укучылары Белем көнен яңартылган бинада каршы алды

Быел белем йортында Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Ядегәр авылларыннан 115 бала белем-тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 12 бала керде.

Ядегәр мәктәбе укучылары Белем көнен яңартылган бинада каршы алды

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев