Ядегәрлеләр бишенче тапкыр гуманитар йөк алып китте
Ядегәр авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бердәмлеге, изге ният белән башкарган хезмәте — чын патриотизм үрнәге.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр фронттагы егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ядегәр авыл җирлеге халкы да әлеге изге эштән читтә калмый. Бердәм авыл халкы солдатларга даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә.
Шушы изге максаттан чыгып, бер төркем актив егетләр «Ядегәр кардәшлеге» дигән төркем оештырган. Шушы көннәрдә алар махсус хәрби операция зонасындагы якташларга чираттагы гуманитар йөкне алып китте.
— Әлеге төркем яшьләр белән җыелып сөйләшкәннән соң оешты. Алга таба җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин, Ядегәр урта мәктәбе директоры Рәмис Нуриев һәм башка егетләр белән бу эш тагын да активлашып китте, — дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе, тумышы белән Ядегәр авылыннан булган Илфат Әхмәдуллин.

Илфат Ильяс улы үзе дә — хәрби хәрәкәтләр ветераны. Ул армия хезмәтен кайнар нокталарда үтәгән, 245нче полкта хәрби взвод командиры булган. Бер ел дәвамында Чечен Республикасы территориясен «чистарту», тынычлык урнаштыру эшләрендә катнашкан. Шуңа күрә махсус хәрби операциядәге егетләрнең хәлен ул аеруча яхшы аңлый һәм аларга ярдәм итүне бурычы дип саный. Гуманитар йөкне илткәндә ул үзе дә юлга чыга. Бу — аның инде өченче тапкыр шундый җаваплы сәфәргә баруы.
— Район мәгариф идарәсенә караган бер генә учреждение дә солдатларга ярдәм итүдән читтә калмый. Аларга нәрсәләр кирәк икәнен белешеп, ярдәм оештырабыз. Бу азык-төлек җыелмалары, мендәр, матрас һәм башка көндәлек кирәк-яраклар, төзелеш материаллары булырга мөмкин. Әлеге сәфәрләрнең никадәр ерак һәм куркыныч икәнен аңлыйм. Анда яңгыр, кар, буран да булырга мөмкин. Әмма егетләрнең безне ничек сөенеп каршы алганнарын күргәч, бөтен мәшәкатьләр онытыла. Аларның сәламнәрен якташларга алып кайтабыз. Без тылда тыныч тормышта яшибез, тамагыбыз тук, ә егетләребез бөтенләй башка шартларда. Шуңа күрә аларга ярдәм итүче һәркемгә зур рәхмәт, — дип сөйләде ул.

Айдар Фәйзуллин сүзләренә караганда, ядегәрлеләр махсус хәрби операция зонасына бишенче тапкыр гуманитар йөк илтә. Бу эшкә алар узган ел керешкән. Бүгенге көндә җирлектән махсус хәрби операциягә барлыгы 15 егет алынган, шуларның дүртесе батырларча һәлак булган.
— Безгә Югары Чура, Нырья җирлекләреннән, Балтач районыннан да егетләр кушылды. Гуманитар ярдәмне үзебезнең җирлектән генә түгел, күрше-тирә авыллардан, Саба, Балтач, Биектау районнарыннан, Казан шәһәреннән дә алып киләләр. Нократ Аланы волонтерлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар маскировка өчен челтәрләр, бинтлар, боткалар һәм башка кирәк-яраклар тапшыралар. Хәрбиләрнең үзләре белән дә даими элемтәдә торабыз, нинди ихтыяҗ барлыгын белешәбез. Бүгенге көндә иң кирәкле әйберләр — пычкы, генератор, мичләр, җылылыкны саклый торган материаллар, — диде ул.
Айдарның сүзләренә караганда, юлга, гадәттә, дүрт-биш җиңел машина һәм «Газель» белән чыгалар, прицеплар тагалар. Транспорт мәсьәләсендә яшьләр зур ярдәм күрсәтә. Ягулыкны исә юлга чыгучылар бергәләп җыеп салалар.
— Солдатлар белән күзгә-күз очрашырга, мөмкин кадәр күбрәк нокталарга кереп чыгарга тырышабыз. Бер барып кайту 6 мең чакрымга җыела, — дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.
Ядегәр авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бердәмлеге, изге ният белән башкарган хезмәте — чын патриотизм үрнәге. Фронт белән тыл арасындагы күпер нәкъ менә шушы кешеләрнең тырышлыгы белән ныгый. Бердәмлек булган җирдә — көч бар, һәм ядегәрлеләр моны гамәлләре белән раслый.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев