Ядегәр авылыннан Әсмәбикә Садыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклу бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннар котладылар.
Бүгенге көндә Ядегәр авылында кызы Миләүшә, кияве Райнур тәрбиясендә яшәүче Әсмәбикә апа Садыйкова бик бәхетле. Чөнки аның биш баласы да исән-сау, оныклары хәйран. Өч улы, ике кызы яныннан ерак китмичә үзебезнең районда гына яшиләр.
Моннан нәкъ 90 ел элек шушы төбәктә дөньяга килә ул. Балачагын искә алганда күбрәк ачлык, бер телем ипигә тилмереп яшәгән вакытлары хәтерендә яңара.

- Әни яз җитүгә кычыткан ашы пешерә башлый иде. Аны миннән җыйдыра. “Кызым, син барсаң күп җыясың, аш куе була, кычыткан җыярга син бар әле, яме”, ди торган иде. Авыл советына Новосибирск якларына агач кисәргә вербовка килгән. Мине шунда җибәрделәр,- ди ул. – Ике көнгә бер ипи бирәләр. Аны беренче көнне ашап бетердем дә, хәзер мин нәрсә ашарга, ач килеш урманда ничек эшләргә дип кәнсәләргә кердем. Шуннан соң берәр буханка ипине көн саен өләштеләр. Сугыштан соңгы елларда шулай итеп карурман кистек. Кайткач миңа утын, бер капчык бодай бирделәр. Шуны ярдырып ярма ясадык, аның белән кыш чыктык.

Әсмәбикә апаның Югары Шәмәрдән авылындагы гомер иткән нигезен калдырып Ядегәрдә яши башлавына 12 ел булган. “Кызым белән киявем яхшы тәрбиялиләр, шуңа озак яшим, атна саен мунчада юындыралар, керләремне ап-ак итеп юалар” –диде ул рәхмәт сүзләрен әйтеп.
Юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклу бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннар котладылар. Аңа фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтеп район Башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге һәм матур чәчәк бәйләме бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев