Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әгъзам Гобәйдуллин татарстанлыларны Җирле үзидарә көне белән котлады

«Республикада муниципаль хакимиятенең төп максаты итеп һәр татарстанлының тормышын яхшырак һәм уңайлырак итү тора», - диелә котлауда. 

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин татарстанлыларны Җирле үзидарә көне белән котлады.

«Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге бик мөһим һәм масштаблы. Бүген республикада гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү һәм территорияләрне үстерү өчен күп эш башкарыла. Үзләренең көндәлек проблемалары белән кешеләр нәкъ җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. Тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә эш алып барып, сез көн саен күпсанлы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәсез. Шәһәр һәм җирлекләрне төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү - безнең уртак тырышлыкның нәтиҗәсе. Республикада муниципаль хакимиятенең төп максаты итеп һәр татарстанлының тормышын яхшырак һәм уңайлырак итү тора.

Җирле үзидарә институты даими рәвештә камилләштерелә. Хәзерге вакытта «Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон проекты эшләнелә, ул халык алдында хакимият системасында җирле үзидарәнең роленә һәм әһәмиятенә яңа караш билгеләячәк. Шуны истә тотарга кирәк, җирле үзидарә халыкка иң якын хакимият булып калырга тиеш.

Җирле үзидарә үсеше, республикабызның киләчәге профессиональ, шәхси, әхлакый сыйфатларга, дөрес карарларга бәйле. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга тотрыклы үсеш, бар эшләрдә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!» - диелә котлауда. 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk