«Герой хатыны, балалары, әнисе» патриотик фотопроекты кукмаралыларны берләштерде
Бу сурәтләр — истәлек кенә түгел, ә йөрәктә сакланачак тере хәтер.
Узган шимбәдә «Ялкын» яшьләр үзәгендә аеруча дулкынландыргыч иде. Биредә «Герой хатыны, балалары, әнисе» фотопроектында катнашучылар җыелды. Чарага 55 кеше — махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның, туган якларга әйләнеп кайта алмаган батырларның әти-әниләре, хатыннары, балалары һәм якыннары килде.
«Герой хатыны, балалары, әнисе» патриотик фотопроекты Татарстан Республикасында 2022 елда «Офицер хатыннары берлеге» төбәк бүлеге президенты Оксана Бородина тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла башлады. Проектның максаты — хәрбиләрнең якыннарына теләктәшлек күрсәтү, аларны берләштерү. Республика районнарында әлеге башлангыч киң хуплау тапты һәм хәрбиләрнең, мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары, әниләре тарафыннан күтәреп алынды.

Кукмарада проектның идея илһамчысы — Эльвира Быданцева. Кыска вакыт эчендә ул үз тирәсенә 55 кешене берләштерә алды. Аның пар канаты Михаил махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була.
«Минем әтием — хәрби. Узган елның мартында иремне югалттым. Шул вакыттан башлап, үзем кебек көтү һәм югалту ачысын татыган кешеләргә ярдәм итә башладым. Бу фотопроект минем өчен гади генә чара түгел, ә шәхси тарихымның бер өлеше. Ул башкаларга ярдәм итү һәм аларга: «Сез ялгыз түгел», — дип әйтү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә мин бу чараны үз районымда оештырырга булдым. Район җитәкчелегенең проектны хуплавы аның әһәмиятен тагын да арттыра, — ди Эльвира Расих кызы. — Фотосессиягә килгән һәркемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Геройлар булып тумыйлар, аларны тәрбиялиләр. Шуңа күрә хәрбиләрнең әти-әниләренә, гаилә учагын саклап, кадерле кешеләрен көтүче гүзәл затларга ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белдерәбез. Арабызда тол хатыннар да бар. Һәлак булганнарны инде кире кайтарып булмый, әмма без алар турында истәлекләрне саклый алабыз».
Очрашу барышында залда бердәмлек һәм җылылык мохите хөкем сөрде. Катнашучыларга кайнар чәй, җиләк-җимеш, тәмле бәлеш һәм конфетлар тәкъдим ителде. Күпләр гаиләләре белән килгән иде. Аралашу, истәлекләр белән уртаклашу, ярдәм хисе аларны тагын да якынайтты.
Фотограф Гүзәл Гыйльметдинова объективы аша кадрларда йөзләр генә түгел, ә тулы бер язмышлар чагылыш тапты. Һәр сурәттә югалту ачысын да, көтү авырлыгын, сабырлык, горурлык һәм ныклыкны да күрергә мөмкин.

Фотопроектта катнашучы волонтер Алсу Шәйхетдинованың ире һәм энесе — бүген алгы сызыкта. Аның фикеренчә, тылда күрсәтелгән һәр ярдәм — сугышчылар өчен зур әһәмияткә ия.
«Бу безнең өчен иҗади процесс кына түгел, ә тирән һәм эмоциональ мизгел булды. Төшерү мәйданчыгында хатын-кызларның һәм әти-әниләрнең гаҗәеп көчле рухы сизелде, катнашучыларның күзләрендә әрнү дә, борчылу да, шул ук вакытта чиксез горурлык та бар иде. Бу проект күпләр өчен үзенә күрә бер рухи терәк, хәтта терапия булды, — ди Алсу. — Без якыннарыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын күрсәтергә теләдек. Проект шәһәребез өчен бик мөһим. Оештыручыларга, җирле телевидениегә һәм район газетасына рәхмәт. Уртак тырышлык белән без бик кыйммәтле һәм якты эш башкардык».
Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев