“Гараж” волонтерлары солдатлар өчен 133 тартма чәк-чәк әзерләде
“Гараж” волонтерлар төркемендәгеләр тырышлыгы белән гомумән алганда ике тоннага якын чәк-чәк әзерләнде инде.
Бүген Рудник авылындагы Лилия һәм Руслан Нәбиевлар хуҗалыгында чираттагы тапкыр чәк-чәк пешерү өмәсе үтте. Бу юлы махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен 210 йомыркадан 133 тартма чәк-чәк әзерләнде.
“Гараж” волонтерлар төркемендәгеләр тырышлыгы белән гомумән алганда ике тоннага якын чәк-чәк әзерләнде инде. Солдатларыбыздан аңа сорау зур. Безнең районнан киткән якташлар өчен генә түгел, күрше Саба,Мамадыш районнары, Нократ Аланы,Казаннан гуманитар ярдәм алып баручылар да чәк чәгегез юкмы дип, мөрәҗәгать итә.

Бүген нәкъ менә чәк чәк ясалган вакытта ерактан бер шалтырату килде. (Аны махсус алдан сөйләшеп куйсаң да туры китереп булмас иде).
Махсус хәрби операциягә үзе теләп алынган Кукмарадан Фәнис Галимов “Гараж”ның актив волонтеры, Адай клубында мөдир булып эшләүче сеңлесе Фәния Хәбибуллинага шалтыратты. Фәнис, бу минутларда безнең нинди эш белән мәшгуль булуыбызны белгәч, ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
-Шуның кадәр көтеп алабыз без аны. Бик тәмле, барыбыз бергә утырып чәй эчәбез. Туган як исен, өйне хәтерләтә ул, - диде солдат.
Чәк-чәк ясау өчен азык-төлек белән белән ярдәм иткән иганәчеләрдән башка күп күләмдә аны ясап та булмас иде.
Бал, йомырка, шикәр комы, сыек май белән, акчалата ярдәм күрсәтүчеләр булганда бу хезмәтнең авырлыгы юк. Кукмара, Зур Кукмара, Рудник, Адай, Зур Сәрдек авылында яшәүче хатын-кызларның берләшеп, хуҗалыкларындагы бар эшләрен читкә куеп торып шундый күркәм эш башкаруларына рәхмәттән башка сүз юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев