Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Габдулла Тукай премиясенә күренекле мәдәният эшлеклеләре лаек дип табылды

Лауреатларны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.


Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен тәкъдим ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев