Фото: Зур тизлектә барган "Лада" машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм 21 яшьлек йөртүчесе үлгән
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур тизлектә барган "Лада" машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм 21 яшьлек йөртүчесе үлгән

Машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган


Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Лада”ның куркынычсызлык каешын эләктермәгән йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Бүген 11.00 сәгатьтә Нурлат – Чуваш Тимерлеге юлының 27нче чакрымында зур тизлектә барган "Лада" машинасының 21 яшьлек йөртүче идарәне югалтып, машина юл кырыена төшеп киткән. Машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган”, - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Машина йөрткән егет нык имгәнүләр алган, ашыгыч ярдәм машинасында аның гомере өзелгән.

Фото: пресс-служба МВД по РТ


Нет комментариев