Шагыйрәне күрергә өлкәннәр, урта буын кешеләре, шулай ук яшьләр дә килгән иде.
Түбән Өскебаш авылы мәдәният йортында, китапханәче Гөлназ Маҗитова җитәкчелегендә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу кичәсе үткәрелде. Шагыйрәне күрергә өлкәннәр, урта буын кешеләре, шулай ук яшьләр дә килгән иде. Кичәдә Шәмсия Җиһангированың шигырьләре яңгырады, “Җирсу”, “Гомерләр үтмәгән” әсәрләрен ул үзе дә башкарды. Авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөһәмәтҗанов һәм үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Резедә Касыймовалар очрашуга килеп якты кичерешләр бүләк иткән өчен шагыйрәгә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев