Фото: Нырты авылы мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә булды
Театральләштерелгән тамаша җыр, нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды
Нырты авылы мәдәният йортында "Туган яктан илһам алып" фестивале кысаларында "Илһам чыганагы – туган як" исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Театральләштерелгән тамаша җыр, нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды. 80 яшен тутырган Нурмөхәммәт Сәлимҗановның тальянда "Шахта көен" уйнавы күңелләрне тибрәтте. Чит җирләрдә яшәүче якташлар үзләренең җыр-моңга булган осталыкларын күрсәтеп авылдашларны шаккаттырдылар. Бу көнне алган якты тәэсирләр, җылы хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр дип уйлыйм, дип хәбәр итте Аида Сидорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                                                
                        
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев