Февраль аенда 12 меңнән артык татарстанлы грипп һәм ОРВИ белән авырган
Авыру симптомнары барлыкка килгәндә өйдә калырга һәм табиб чакыртырга киңәш ителә.
Татарстанда ОРВИ һәм грипп сезоны дәвам итә. Февральнең беренче атнасында 12 146 кеше авырган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Соңгы дүрт атна эчендә башка инфекцияләр арасында грипп өлеше кимегән. Алтынчы атнада грипп респиратор вирусларның өчтән берен генә тәшкил итә (34 процент).
Респиратор инфекцияләр белән авырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:
- кулларны даими рәвештә сабын белән юарга яки аларны антисептик белән эшкәртергә, бигрәк тә җәмәгать урыннарында булганнан соң;
- йөткергәндә һәм төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган кәгазь яулык кулланырга;
- кеше күп булган урыннарда битлекләр киеп йөрергә, аларны һәр ике-өч сәгать саен алыштырырга;
- биналарны көнгә берничә тапкыр җилләтергә;
- дезинфекцияле дымлы җыештыру үткәрергә;
- биналарда оптималь температураны сакларга (+18°С — +22°С);
- салкыннан сакланырга һәм һава торышына карап киенергә;
- авыру симптомнары барлыкка килгәндә өйдә калырга һәм табиб чакыртырга.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев