Яшьлекне «күрергә» теләсәгез, Зур Кукмара авылы турындагы китапны алып укыгыз, өйрәнегез.
И туган урамым минем,
Һаман да синдә күңел.
Синдә үткән балачагымны
Оныта алырлык түгел.
Олы кеше киләчәккә караганда үткәннәрен күбрәк күз алдына китерә, исенә төшерә, сагына. Алар авыр да, рәхәт тә булырга мөмкин, ләкин нинди генә булмасын, ул — аның кечкенә генә үз тарихы, үз дөньясы. Зур Кукмара авылы турындагы китап минем өчен үткәннәрне барлаганда, күз алдына китергәндә бик тә файдалы булды.
Менә бүген дә әлеге китапны алдым һәм Киров урамы турындагы язмаларны эзләп таптым, чөнки бу урамда туганмын. Биредә яшәгәннәрнең фоторәсемнәрен җентекләп карап чыктым, күбесе миңа таныш. Аннан соң истәлекләр белән таныштым. Анда да мин белгән, үткәннәремне чагылдырган хатирәләр күп. Аларны укыганда балачагыңа, яшьлегеңә кайткандай буласың, кабат-кабат укыйсың.
Киров урамында әтинең әтисе Тимербай бабай белән аның әнисе Хәдичә әби яшәгәннәр. Аларның 4 уллары: Гаптеләхәт, Габделхан, Минегали, Муллагаян һәм бер кызлары Нурзия апа булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 4 улларын да сугышка озатканнар. Өчесе илебезне саклап, безне яклап, сугыш кырында ятып калган. Минегали абый өйләнгән булган, аның Мөгалимә исемле хатыны, 3 яшьлек Әлфинур исемле кызы ятим калган. Әтием Муллагаян да өйләнгән, ул сугышка киткән елның көзендә мин дөньяга аваз салганмын. Бер өйдә бием-биатай янында балалары белән ике килен торганнар. Мин тугач, Май урамында яшәүче, ире сугышта һәлак булган Шәфига әби янына әнием минем белән күчә.
Хәтерлим, 3-4 яшьләрдә Тимербай бабайларга йөгереп чыгам, алар мине бик яраталар иде. Мөгалимә апа белән Әлфинур апа да: «Әйдә, әйдә, сеңлем», — дип, бик җылы каршы алалар, берничә көн кунып калганым да булгалады. Әйтмичә чыгып киткән булганмындыр, күрәмсең, Шәфига әбинең: «Әбиләреңә чыкканда әйтеп кит, без сине югалтабыз бит», — дигән сүзләре исемдә.
Киров — ул озын урам, һәм анда хәллерәк кешеләр яши иде. Өйләр дә зуррак, күбесендә капкалар бар. Анда бик күп мал асрыйлар иде: сыерлар, бозаулар, сарыклар, кәҗәләр, казлар, тавыклар. Иртүк урам тутырып көтү чыга, маллар тавышыннан уянып китәсең. Ә кич тагы урам тутырып көтү кайта, һәр кеше үз малын каршы алырга чыга. Урамда һәрвакыт атлар йөри иде, җәй көне арба, кыш көне чана җигеп, чөнки һәрнәрсәне: печән, салам, ашлык, бәрәңге, утын һәм башкаларны ат белән ташыйлар, машина юк. Яшьрәк малайлар урам буйлап атларга атланып та йөриләр. Шуңа күрә Киров урамында чирәм, үлән кебек нәрсәләр юк, балчык кына.
Җәй көне эссе булса, анда — тузан, яңгыр яуса — пычрак булыр иде. Без шул тузанда да, пычракта да яланаяк йөрдек. Шунлыктан урамга «Шапшак» исеме биргәннәр. Хәзер инде ул шапшак түгел, өйләр дә бик матур, зур. Урамда атлар түгел, берсеннән-берсе затлы машиналар йөреп тора. Шулай да исеме ябышып калган: үзара сөйләшкәндә Киров урамы, димиләр, «Шапшак» урам, диләр.
.jpg)
Хәдичә әбиебез бик матур, кечкенә генә иде. Ул бик әйбәт, йомшак сүзле, безне бик ярата. Безгә үги әби икәнлеген мин ул вафат булыр алдыннан гына белдем. Бабайлар күршесендә Баһаветдин дигән кешенең хатыны булган ул. Ире аңа һәрдаим кул күтәргән. Бабай Хәдичә әбине яратып йөрдеме икән, әллә кызганып, ире берсендә бик каты кыйнаганда, Хәдичә әбине үзенә алып чыккан. Беренче хатыны 2 малаен калдырып, авылларына кайтып киткән, бабай Хәдичә әбигә өйләнгән. Тимербай бабай 60 яшендә вафат булды, ә Хәдичә әби 92 яшенә кадәр яшәде.
Хәдичә әби һәрвакыт зур күәстә ипи басар иде. Мич кып-кызыл булып янып тора. Әби ипи камырыннан, табага салып, көлчә пешерә һәм аны, кулы белән сындырып, савытка сала иде дә: «Әйдәгез, кызлар, көлчә ашарга», — дип чакырыр иде. Аның тәмлелеге хәзер дә авызда тора, әзрәк туңмай да тамган булса, телеңне йотарсың.
Бабайлар хәлле торалар иде, сыерлары, сарыклары бар, күп итеп каз асрыйлар. Бәрәңге бакчалары бик зур. Әле укырга кермәгән 6-7 яшьтә булганмындыр, ишегалдында урак тора, бәрәңге сабагын ура башлаганнар, уракны алдым да бакчага чыгып киттем. Күпме урганмындыр, белмим.
Берзаман чәнти бармакны тырнагыннан башлап төбенә буйга кисеп чыкканмын. Кан гөжләп ага, елый-елый йөгереп кайттым, күреп алдылар да бер чуар чүпрәк алып, шуның белән нык итеп урадылар, муенга асып куйдылар. Бернәрсә сөртү, ачып карау да юк. Күпме йөргәнмендер — белмим. Берзаман чүпрәкне сүтеп карасалар, бармак та, тырнак та төзәлгән, яра урыны гына калган, тик бармак әзрәк кәкре. Мин хәзер шуңа шаккатам: бернәрсә сөртелмәгән, чүпрәк юылмаган, урак пычрак, ничек төзәлгән ул?
Язсаң — хатирәләр күп. Беркөнне иртән-иртүк Шәфига әбиләргә Әлфинур апа йөгереп чыккан. «Сеңлем, сеңлем, безнең сыер бозаулады, әйдә, угыз ашарга», — диде дә, җитекләшеп йөгердек. Өстәлдә — угыз, рәхәтләнеп ашадык.
Киров урамында иптәш кызларым да бар иде. Безнең белән рәттән бер якта Хөсниҗамал апаның кызы Флюра исемле иптәшем яшәде. Ул ятим, аның әтисе сугышта үлгән. Икенче якта Минзилә бар иде. Аның әнисе — Банат апа, аларның әтиләре дә сугыш кырында ятып калган.
Мин Банат апаларга керергә ярата идем. Кечкенә генә өч тәрәзәле өй. Банат апа гел итек түши иде. Ул өйнең чисталыгы әле дә күз алдымда тора. Идән сап-сары итеп юылган, бер җирдә дә чүп-йон әсәре юк. Бер почмакта — кечкенәрәк тимер карават. Аңа ап-ак челтәрле простыня җәелгән, өстендә — бераз чигелгән, ап-ак тышлы мендәрләр. Ишек янындарак — учагы һәм плитәсе булган кечкенә генә, ап-ак итеп агартылган мич. Тәрәзәләрдә — ап-ак пәрдәләр.
Хәзер дә: «Һәрвакыт итек түши торган, кечкенә генә өйдә шулкадәр чисталык каян килде микән?» — дип уйлыйм.
Безнең әти кыяр үстерә иде. Ул вакытта әле беркемдә дә кыяр юк, яшелчәләр дә юк. Мин бер зур кыяр ала идем дә безнең каршыда яшәүче Райнур Рәхимуллиннарга керәм. Алып кергән кыярны урталай кисәм һәм яртысын аның Рушания исемле апасына бирәм. Иң элек эчен калак белән ашый идек тә, аннан соң тышын ашап бетерәбез. Нишләптер Райнурга кыяр бирми идем. Ә Райнурның ачуы килә. «Нишләп син, кыяр алып кереп, Рушания апаны котыртасың?» — ди иде. Райнур акыллы егет булды. Ул инде бакыйлыкта. Урыны җәннәттә булсын, кешелекле иде.
Әти, безнең ишегалдында бакча ясап, күп итеп карлыган утырткан булган. Карлыган каралгач, кызлар белән ашый идек. Әле мин: «Шәфига әбигә дә чәй эчәргә», — дип, карлыган җыеп алып кайта идем. Бакчаның урам янында зур шомырт үсә. Аның тамыры, кәүсәләре бакча эчендә, ә ботаклары урамга чыгып асылынып тора. Яз көне шул шомырт ап-ак чәчәк ата, хәтта яфраклары да күренми, ә исе бөтен урамга тарала. Ботаклары астында чирәм, шунда без уйный идек. Шомырты бик тәмле, каралгач, рәхәтләнеп ашыйбыз. Үсә төшкәч, кызлар һәм малайлар шул шомырт төбендә кич белән сөйләшеп утыра иде.
Киров урамының тимер юл башында дамба бар иде. Тимер юл биектәрәк торганлыктан, яз көне кар эрегәндә, җәй көне яңгыр яуганда су Киров урамына агып төшкән. Дамба төзегәч, су дамбага тула да шуннан инешкә таба китә. Дамбада су күп булганлыктан, ул кипкәч, кайбер урынында җиләкләр дә, чәчәкләр дә күренә иде. Җәй көне без шунда уйнарга яраттык, кыш көне чана шудык. Урамның ул башында безнең яшьтәшләр Мәгъсүм Хәбибуллин белән Фаяз Хәернасовлар яши, алар — минем сыйныфташлар, 10 сыйныфны бергә тәмамладык. Хәзер икесе дә бакыйлыкта, урыннары җәннәттә булсын. Бик акыллы егетләр иде, әлеге дамбада бергә уйнап үстек. Икенче сменада мәктәптән караңгыда кайтканда мин аларның сырма путаларына тотынып кайта идем. Шул дамба аша Таһир чишмәсенә суга бара идек. Кечкенә вакытта Әлфинур апага ияреп барам.
Үсә төшкәч, мин дә чиләк-көянтә белән су алып кайта башладым. Ә шул дамба артында кечкенә генә колхоз басуы бар иде. Бер елны шул басуга ясмык чәчтеләр. Ясмыкка рәхәтләндек тә инде, шундый тәмле булды. Икенче елны бәрәңге утырттылар. Яз көне басуда калган өшегән бәрәңгене җыярга бара идек. Шул заманда бәрәңге әз кала иде. Чиләк төбендә әзрәк бәрәңге җыя алсак, сөенеп, аны юып, валма ясап, плитә өстенә куеп киптерә идек. Ул да шундый тәмле була иде.
Мин мәктәптә эшли башлагач, «крахмал» темасын өйрәнгәндә балалардан: «Крахмал нинди ашамлыкта күп?» — дип сорадым. «Бәрәңгедә», — дип җавап бирделәр. Аларга яз көне өшегән бәрәңгедән валма пешереп ашаганны сөйләдем. Үзем сөйлим, үзем авызда валманың тәмле тәмен сизәм. Ә укучылар ышанмадылар.
«Фәния Гаяновна, кем черек бәрәңге ашасын инде?» — диделәр.
Хәтеремдә калганнардан берсе: миннән 1-2 яшькә генә олы булган Равиянең күршегә килен булып төшүе. Аның иптәше Минешәриф абый иде. Зур Кукмара авылы турындагы китапта Равия: «Тормыш рәхәте картлыкка калган икән», — дип язган. Әйе, безнең яшьлек авыр заманга туры килде. Равия — дөм-ятим үскән кыз. Дөрес, авыр булгандыр. Ләкин барыбер яшьлек — яшьлек инде. Ул авырлыклар белән үткәнме, рәхәттәме? Кеше гомеренең иң гүзәл, иң тиз уза торган мизгеле һәрвакыт истә, аны беркем дә, беркайчан да оныта алмый. Олыгайган саен һаман искә төшә, шул елларга кайтып киләсе килә.
Яшьлекне «күрергә» теләсәгез, Зур Кукмара авылы турындагы китапны алып укыгыз, өйрәнегез. Ул күп нәрсәләрне: яхшысын да, рәхәтен дә, авырын да искә төшерер.
Фәния БАРИЕВА, Кукмара
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев