Республикада кар явачак, урыны белән томан төшүе ихтимал.
Татарстанда елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы -8, -13 градус, көнчыгышта -16 градус булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада вакыт-вакыт кар явып узачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.
Төнлә – 19 градус, аязганда -25 градуска кадәр салкын була. Юлларда бозлавык фаразлана.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев