Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Мәдәни десант» — Кукмарада

Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнарының мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре методик семинарга җыелды.

Бүген районга «Мәдәни десант» төште: Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнарының мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре методик семинарга җыелды. Очрашу Югары Чура мәдәният йортында башланып китте. Чарада катнашучыларны «Татмәдәниресурс үзәге» директоры Алсу Мифтахова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламләде.

«Соңгы берничә ел эчендә районда мәдәният өлкәсендә бик зур эш башкарылган. Яңа мәдәният үзәкләре төзелгән, ремонт сораганнары төзекләндерелгән. Мәдәният турында әйткәндә -безнең бөтен иҗтимагый тормышыбызга кагыла торган термин. Чөнки ул күпкырлы һәм чиксез. Мәдәният өлкәсенең үз проблемалары, киләчәккә үз планнары, бар. Бу сорауларның барысын да инициативалы кадрлар хәл итә. Бүген сез үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша алырсыз, киләчәккә яңа максатлар билгеләрсез дип ышанам», — диде Айгөл Әхмәтшина.

Алсу Мифтахова семинарда катнашучы җиде райондагы мәдәният учреждениеләренең эшчәнлегенә аерым тукталып, һәр тармакка бәя бирде.

«Һәрвакыт үсештә булырга, эзләнергә кирәк. Мәдәният-ял итү учреждениеләренең эш нәтиҗәсе күренергә тиеш. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларга да квалификацияләрен күтәрү өстендә тырышып хезмәт куярга кирәк, чөнки хәзреге заманда мәгълүмат бик тиз яңарып тора. Ә бездә бу эш аксый», — дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Алсу Равил кызы биналар төзелеше, капиталь ремонт, яңа җиһазлар, шул максатта тотылган акчаларның рациональ кулланышына да тукталды. Чөнки әлеге мәдәният учакларының үсеше 30 проценттан да ким булмаска тиеш, дип ассызыклады ул. Әйе, бүгенге интернет заманында халыкны мәдәният учакларына җыю бер дә җиңел түгел.
2019-2022 ел нәтиҗәләре буенча Кукмара районы мәдәният өлкәсендәге рейтингта 5нче урынны били, 2021 елда ул 14нче урында булган.

Искә төшерсәк: үткән ел безнең районда Камышлы, Поршурда клублар төзелде, Күкшел, Үрәсбаш, Ядегәр, Байлангар, Югары Чурада мәдәни-ял итү учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды. Алсу Мифтахова тәкъдим иткән слайттан күренгәнчә, әле районда мәдәният учакларының 17 проценты капиталь ремонт сорый. 2023 елда 11 миллион сумга техник чара һәм җиһазлар, 220 мең сумнан артыкка музыкаль инструментлар сатып алынган, 4 миллион сумнан артыкка сәхнә костюмнары тектерелгән.

Безнең районның мәдәни-ял итү учреждениеләрендә 2023 елда барлыгы 12967 чара үткәрелгән, шуның 1112се түләүле нигездә уздырылган. Аларда 700 меңнән артык кеше күңел ачкан.

«Мәдәният учреждениеләренә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәргеләрне тартырга, барлык яшь категорияләре өчен мәгълүмати-агарту чаралары үткәрергә, мәдәни чараларны халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк», — дип билгеләп үтте Алсу Мифтахова, мәдәни-ял итү үзәкләренең үсеше өчен тәкъдимнәрен җиткереп.

Шулай ук семинар барышында мәдәният алдынгылары бүләкләнде. Алга таба чарада катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, Югары Чура, Янил, Олыяз мәдәният йортларында эшләрен дәвам итте.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев