Депутатның Кукмарадагы Мансуровлар гаиләсенә ярдәме: Гозер җавапсыз калмады
Кыска вакыт эчендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов ярдәме белән Мансуровлар гаиләсе махсус карават белән тәэмин ителде.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов эш сәфәре белән Кукмара районында булуы турында хәбәр иткән идек. Ул район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова белән берлектә ул физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз яшәгән гаиләләрдә булып, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән якыннан танышты, хәлләрен сорашты, теләк-гозерләрен тыңлады.
Шундый очрашуларның берсе Алсу Мансурова гаиләсендә узды. Алсу ханым — үзе I төркем инвалид. Ул урын өстендә ятучы әнисе Мәулиха Рәхимуллина һәм балачактан ук физик мөмкинлеге чикле туганы Илнар белән бергә яши. Көндәлек тормышта бу гаиләгә җиңел түгел: авыру әнисен тәрбияләү зур көч һәм сабырлык таләп итә.
Очрашу барышында Алсу ханым депутатка үзенең иң мөһим гозерен җиткерде — әнисен карау өчен махсус медицина караваты кирәклеге турында сөйләде. Чөнки Мәулиха апа урын өстендә ята, аны утырту, бору, торгызу бик кыен, ә бу, үз чиратында, караучы кешегә дә, авыруның үзенә дә зур уңайсызлыклар тудыра.

Әлеге мөрәҗәгать игътибарсыз калмады. Кыска вакыт эчендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов ярдәме белән Мансуровлар гаиләсе махсус карават белән тәэмин ителде. Бу карават әнисен карау эшен күпкә җиңеләйтәчәк, ә Мәулиха апаның үзе өчен дә уңайлыклар тудырачак.
Гаилә әгъзалары күрсәтелгән ярдәм өчен Нияз Аитовка ихлас рәхмәтләрен белдереп, җаваплы хезмәтендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләделәр. Мондый игътибар һәм кайгырту авыр хәлдә калган кешеләр өчен зур терәк, ә аларның проблемаларының ишетелүе — иң мөһиме.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев