Чишмәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделвахит Шәмсетдиновка 100 яшь тулды
Габделвахит абыйга күз тимәсен, ике таякка таянып булса да, үз аягында әкренләп йөреп тора, намазын калдырмаска тырыша, газета-китап укый. Хәтере яхшы, истәлекләре белән дә уртаклаша.
Чишмәбаш авылында яшәүче, районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Габделвахит Шәмсетдин улы Шәмсетдиновка бүген 100 яшь тулды.
Юбиляр бүгенге көндә кызы Заһидә апаның гаиләсендә Түбән Кама шәһәрендә яши, балалары, оныкларының яхшы тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Әмма йөз яшен каршы алырга ул туган авылына, гомер иткән нигезенә кайтты. Аксакалны бер гасырлык гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, район ветераннар советы җитәкчесе Валентин Иванов, «Восток Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Ганиев, Зур Сәрдек авылы җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар котладылар.

Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 елның 8 гыйнваренда Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли.1943 елның ноябрь аенда Кызыл Армиягә алына. Аңа элемтәче булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. 1950 елда гына туган авылына исән-сау булып әйләнеп кайта. Данлыклы «Коммунизм»га колхозында 40 ел комбайнчы булып эшли.

— Әниебез белән без, өч балага тормыш бүләк итеп, безне какмый-сукмый, яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Әниебез хезмәт юлында Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде, әтиебез алдынгы комбайнчы булды. Алар илле елдан артын тигез гомер иттеләр, үрнәк гаилә булдылар. — ди Заһидә апа. — Шөкер, беребез дә аларның йөзләренә кызыллык китермәдек, югары белем алдык.
Габделвахит абыйга күз тимәсен, ике таякка таянып булса да, үз аягында әкренләп йөреп тора, намазын калдырмаска тырыша, газета-китап укый. Хәтере яхшы, истәлекләре белән дә уртаклаша.
Габделвахит абыйны юбилее белән котлап истәлек бүләкләреннән тыш Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы ветераннар Советының Мактау билгесе, Татарстан Республикасы Рәисе карары белән «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм районыбыз башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев