Быел Татарстанда 70тән артык кеше алкоголь белән агуланып үлгән
Продукциянең кайда җитештерелүен раслый торган документларның булмавы сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч тудыра.
Татарстанда 4 ай эчендә 71 кеше алкоголь белән агуланып үлгән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь белән агулануның барлыгы 155 очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге — олылар, әмма балалар арасында да агуланучылар бар (10 очрак). Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Исерткеч эчемлекләрне билгесез затлардан һәм интернет аша сатып алырга кирәк түгеллеге искәртелә. Продукциянең кайда җитештерелүен раслый торган документларның булмавы сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч тудыра.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев