Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Буыннарга калган истәлек

Сугыштан соңгы елларда авыл халкы көче белән Зур Кукмара авылының тау итәгендә утыртылган, халык телендә «Каюм урманы» исемен алган, мәгърүр нарат агачлары шаулап торган агачлыкка истәлек тактасы куелды.

Бүген Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев инде күптәннән күңелендә йөрткән хыялын чынга ашырды. Сугыштан соңгы елларда авыл халкы көче белән Зур Кукмара авылының тау итәгендә утыртылган, халык телендә «Каюм урманы» исемен алган, мәгърүр нарат агачлары шаулап торган агачлыкка истәлек тактасы куелды. 

Буыннарга калган истәлек

Бүген әлеге матур чарага Габделкаюм Сәйфетдиновның улы — Кама Тамагы районында теш табибы булып эшләүче Минсур Сәйфетдинов та кайткан иде. Шулай ук аның улы, «Автодор» төзелеш компаниясенең төзелеш буенча генераль директор урынбасары, фидакарь хезмәте өчен быелның май аенда Россия Федерациясе Президентының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән Дамир Сәйфетдинов, Габделкаюм кызы Люциянең, шулай ук «Автодор» оешмасында кем производство —техник бүлек җитәкчече урынбасары Фәнис Садыйковлар Зур Кукмарада бабайларының исемен мәңгеләштерүдә катнаштылар. Истәлек тактасына түбәндәге сүзләр язылган: «Каюм урманы»
Әлеге табигать һәйкәле Зур Кукмара авылында яшәүчеләр көче белән Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда барлыкка килә. Тау итәгендәге тигез урынга авыл халкы, бердәм булып, агач үсентеләре утырта. Аланлыкның эчке өлешенә нарат, ә тышкы ягына имән, акация үсентеләрен сайлыйлар. Тернәкләнеп китсеннәр өчен, аларга 600 метр ераклыктагы инештән су ташып сибелә. Берничә йөз метр биеклектән караганда «Каюм урманы» йөрәк формасын хәтерләтә. 

Буыннарга калган истәлек

Бу күркәм хезмәтне Габделкаюм Сәйфетдинов башлап йөргәнлектән, авыл халкы урманны «Каюм урманы» дип атый. 
Тормыш иптәше Миннефәүзия өч кыз, бер ул алып кайта. Аның вафатыннан соң икенче тормыш юлдашы Рашидә белән әлеге балаларны үстергән Сәйфетдинов Габделкаюм Сәйфетдин улы (21.12.1927 — 24.12.2011) Кукмарадагы юл төзү-ремонтлау участогында өлкән мастер булып эшли, авыл мәчетендә мөэзин булып тора.

Буыннарга калган истәлек

Әлеге күркәм эшне Ришат Хәнәфиев белән берлектә эшмәкәрләр Рөстәм Ганиев белән Булат Мөбәрәкшиннар башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев