Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Булачак әниләргә — игътибар: Кукмарада йөкле хатын-кызлар өчен бәйрәм үткәрелде

Бәйрәм ахырында, күркәм традиция буенча, барлык катнашучылар урамда бергәләп истәлеккә фотога төште һәм күккә шарлар очырды.

Район ЗАГС бүлегендә йөкле хатын-кызлар өчен бәйрәм оештырылды.

Гүзәл ханымнарны сәламләп, «Халыклар дуслыгы йорты» җитәкчесе Гөлнара Гареева, районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге, дуслыгы һәм татулыгы турында чыгыш ясады. Район үзәк дәванәсенең хатын-кызлар консультациясе поликлиникасының өлкән акушеры Гөлфиназ Кәримуллина йөклелек һәм аннан соңгы чор турында сөйләп, бала төрү буенча мастер-класс үткәрде.

Шулай ук котлауларга «Гаилә канаты астында» республика җәмәгать оешмасының райондагы җитәкчесе Рәйхана Степанова, «Әниләр клубы» әгъзасы Венера Сәлахетдинова да кушылды. «Тылсым» социаль яклау белгечләре брелоклар ясау буенча мастер-класс оештырды.

Чарада катнашучы йөкле ханымнар арасында хезмәттәшебез, Кукмара телевидениесе журналисты Адилә Сабирҗанова да бар иде. Алар тормышы иптәше Марат белән икенче сабыйларын көтәләр. 

«Бу минем икенче йөклелек чорым. Беренче улыбызга тиздән алты яшь тула. Үзебезнең район дәваханәсендә исәптә торам, тикшеренергә шунда йөрим. Миңа бик ошый, анализлар бирергә уңайлы, табиблар игътибарлы. Баланы да үзебезнең бала тудыру йортында табарга җыенам, чөнки монда бөтен уңайлыклар да тудырылган», — дип сөйләде ул. 

«Кыңгырау» балалар бакчасыннан килгән сабыйлар, бәйрәмне тагын да ямьләндереп, әниләр турында шигырьләр сөйләде һәм җыр бүләк итте. 

Бәйрәм ахырында, күркәм традиция буенча, барлык катнашучылар урамда бергәләп истәлеккә фотога төште һәм күккә шарлар очырды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев