Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Безгә язалар: Трассага әверелгән тыкрык

Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, Пионерская урамындагы иң беренче йорт коймасын быел һәм үткән ел барлыгы өч тапкыр җимереп киткәннәр. 2022-2024 елларда биредә 12 юл-транспорт һәлакәте булган.

Кукмараның Пионерская урамында яшәүчеләрдән түбәндәге сорау -үтенечне берничә тапкыр ишетергә туры килде. Шуңа күрә аларны борчыган мәсьәләне үз күзебез белән күрергә теләп, әлеге урамның бер почмагында яшәүчеләр белән очрашып кайттык. Ни өчен нәкъ менә урам почмагы дип язылуы алга таба киңәйтебрәк аңлатылыр. 

Иң элек алардан килгән хат белән танышып чыгыйк әле.

«Кукмараның Степан Разин урамы моңа кадәр барлык авыр техника йөрү өчен төп юл булып саналды. Берничә ел элек әлеге юлга ясалма каршылыклар ясап куелды. Шуның нәтиҗәсендә дип аңлыйбыз, техниканың күбесе, әлеге урамнан борылып, Атлас Булатов исемендәге культура һәм ял паркына илтүче, киңлеге 4,80 метрлы тыкрыктан йөри башлады. Чөнки озынлыгы 254 метр булган бу тыкрык юлына ясалма каршылыклар ясалмаган, һәм шуңа күрә техника хуҗалары, «сикереп» йөрисе килмәгәнлектән, безнең тыкрыкны үз итте. Хәтта өч борылыш ясыйсы булса да, биредән 20-40 тонналы таш ташый торган КамАЗлар да, озынлыгы 10-15 метр булган «Магнит», «Пятерочка», «Илфани» кибетләре фуралары да, гаражга кайтучы маршрут һәм мәктәп автобуслары, район газ хуҗалыгының авария хезмәте транспорты, сөт ташучы машиналар, төрле маркадагы тракторлар һәм җиңел машиналар йөри. 

Июль аеның бер көнендә махсус санадык, безнең "почмак«тан 32 минут эчендә барлыгы 76 машина үтте! 

Культура һәм ял паркына керүнең төп капкасы Парковая урамына урнашкан. Шул дүрт метрдан бераз гына киңрәк, 112 метр озынлыктагы урамга «Төп юл» дигән юл билгесе урнаштырдылар. Ә 8 метр киңлектәге Мичурин урамы Парковая урамы ягыннан берьяклы итеп ясалды. Элеккеге елларда бу урам Үзәк мәчеткә кадәр бөтен транспорт чаралары өчен дә ике яклап ачык иде. Ә хәзер Чернышевский һәм Мичурин урамнары берьяклы итеп калдырылу сәбәпле, Парковая урамы һәм аның дәвамы булган, алда әйтеп үткән 254 метрлы тыкрык сәгатенә 80-90 чакрым тизлектә машиналар үтүче җиде юлны тоташтыручы автотрассага, ә биш метр киңлектәге безнең Пионерская урамы "автомагистраль«гә әверелде. 

Без, өлкәннәр, шушы урамнан мәчеткә, мәдрәсәгә, кибетләргә йөрибез, балалар мәктәпкә бара. Җәяүлеләр өчен Пионерская урамында бернинди уңайлыклар юк. «Разметка» ясалмаган, парк капкасы янында «Җәяүлеләр юлы», тизлекне чикләү билгеләре, тизлекне чикләү өчен ясалма каршылык та юк. Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан бу урамнарда контроль түбән дәрәҗәдә, дияргә була. Урамнан үтүче автомобильләрнең тизлеге 40 чакрым тизлектән дә артмаска тиеш түгелме ул? 

Күрше-тирә районнардагы Мамадыш, Арча, Саба, Балтачта парк зонасында авыр транспорт кына түгел, хәтта җиңел автомобильләр белән дә бу зонага керү чикләнгән. Бездә дә шулай эшләргә мөмкиндер бит?"

Әлеге хатны алганчы ук, телефон аша шалтыратулар булгач, Пионерская урамында булырга туры килгән иде. Дөресрәге, Пионерская, Парковая, Чернышевский урамнары киселгән чатта. Язма башында, урам почмагы дип, әлеге чатны атаган идек. 

Чыннан да, бу чаттан бертуктаусыз машиналар йөреп тора икән. Парковая урамыннан югары тизлектә менәләр дә я Пионерская урамына керәләр, я Чернышевский урамына таба борылалар, яисә «Керү тыела» билгесе булуга карамастан, Парковая урамына үтәләр. Әнә юл кырыеннан гына баласын коляскага утырткан бер яшь хатын бара. Тротуар юк, юлны аркылы чыгу өчен Чернышевский урамына борылучы, бер-бер артлы килүче өч машинаны уздырып җибәрде. 

Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, Пионерская урамындагы иң беренче йорт коймасын быел һәм үткән ел барлыгы өч тапкыр җимереп киткәннәр. 2022-2024 елларда биредә 12 юл-транспорт һәлакәте булган. Ашыгып, кабаланып йөрүнең кайчакта зур хәсрәтләргә китерүен дә онытмаска кирәк. 

Без, үз чиратыбызда, әлеге хатны район Дәүләт автоинспекциясенә танышу өчен юлладык. Алар, үз чиратында, гадел карар кабул итәрләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев