Беренче сыйныфка укырга баручы Айназга «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды
Соңгы яңалыклар

Беренче сыйныфка укырга баручы Айназга «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды

Район газетасының дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Эльвира Саттарованың кызы Айназга бүләккә портфель һәм китаплар тапшырылды.

Традиция буенча быел да «ТАТМЕДИА» АҖ «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләк ясады.

«ТАТМЕДИА» АҖнең филиалы «Хезмәт даны» газетасының дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Эльвира Саттарованың җиде яшьлек кызы Айназ быел беренче сыйныфка укырга бара. Ул күппрофильле лицейның инженер сыйныфында белем алачак.

Беренче сыйныфка укырга баручы Айназга «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды

«Мин инде укый-яза беләм. Мәктәпкә барасым килә. Минем дустым Карина анда бик күңелле дип әйтә. Сыйныф җитәкчем Багаутдинова Зөлфия Александровна булачак. Ул бик әйбәт. Бүләкләр өчен зур рәхмәт», — дип уртаклашты Айназ.

Беренче сыйныфка укырга баручы Айназга «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды

Филиал җитәкчесе-газетаның баш мөхәррире Ризилә Курбанова булачак беренче сыйныф укучысына уңышлар теләп олы юлга озатты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев