Түләү тәртибен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы расларга тиеш.
Татарстан Республикасындагы уку йортларын тәмамлаучыларга 2025 елда Бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) максималь балл җыйган өчен түләү суммасы билгеләнгән. Бу хактагы тиешле карар Татарстан Республикасының рәсми хокукый актлар сайтында басылып чыкты, дип яза «Татар-информ» МА.
Бер фән буенча югары балл җыйганнар өчен түләү күләме 15 000 сум тәшкил итәчәк. Ике фәнне яхшы бирүчеләргә — 25 000 сум.
Түләү тәртибен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы расларга тиеш.
Фото: «Татар-информ» МА.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев