Белем көнендә Кукмара районының Югары Чура авылында балалар бакчасы ачылды
Балалар бакчасы федераль программа буенча капиталь төзекләндерелгән.
Югары Чура авылында бүген истәлекле зур бәйрәм. 1 сентябрь — Белем көнендә федераль программа буенча капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы кабат үзенең ишекләрен ачты.
Бакча мөдире Алина Егорова сүзләренә караганда, бакчаның 36 еллык тарихы бар. Ул 1987 елда ачылган булган. Шуннан бирле бинага бер тапкыр да бу кадәр күләмдә төзекләндерү үткәрелмәгән.
«Ремонт эшләре 14 февральдә башланып киткән иде, ярты ел эчендә бинабыз танымаслык булып үзгәрде. Биредә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә урын да калмады. Электр чыбыклары, су һәм җылылык, канализация системасы — һәммәсе алыштырылды. Түбә, фасад өлеше, тәрәзә-ишекләр, идән-түшәм, диварлар яңартылды. Шулай ук азык-төлек блогы, төркемнәр җиһазландырылды. Төркемнәргә 350 мең сумлык интерактив такталар эленде, яңа уенчыклар кайтты», — ди Алина Васильевна.
Капиталь төзекләндерү вакытында бинаның нигез өлешен ныгыту, территориягә брусчатка җәю, койма-киртәләрне яңарту эшләре дә башкарылган, уен мәйданчыгы ясалган.
Бүгенге көндә бакчаның зурлар һәм кечкенәләр төркеменә барлыгы 26 бала йөри. Аларны күпьеллык тәҗрибәләре булган Людмила Алексеева һәм Лариса Архиповалар тәрбияли.
Югарычуралыларның шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар уртаклашты.
Фото: Алсу Саляхутдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев