Батырларны көрәш тудыра: Мәчкәрә мәктәбендә мемориаль такта ачылды, Герой партасы куелды
Соңгы яңалыклар

Батырларны көрәш тудыра: Мәчкәрә мәктәбендә мемориаль такта ачылды, Герой партасы куелды

Мәчкәрә мәктәбе директоры Илназ Миннемуллин билгеләп үткәнчә, бу чара бер яктан моңсу булса, икенче яктан яшь буынга туган илне ярату, батырлык һәм җаваплылык үрнәге күрсәткән әһәмиятле вакыйга булды.

Бүген Мәчкәрә урта мәктәбендә ватанпәрвәрлек, туган җиргә мәхәббәт һәм батырлык рухы белән сугарылган истәлекле чаралар узды. Мәктәп диварларында махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Галиев Рамил Гыйльмулла улы истәлегенә мемориаль такта ачылды. Шулай ук Рамил Галиев һәм Шаһабиев Ренат Рашит улы хөрмәтенә Герой партасы куелды.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, Геройларның туганнары, дуслары һәм башка кунаклар катнашты. Алар батырларның якыннарына сабырлык һәм ил-көннәребезгә тынычлык теләделәр.

— Шушы мәктәп диварларыннан Әфган һәм Чечня җирләрендә барган конфликтларыны бетерү өчен егермегә якын егет чыгып китте. Махсус хәрби операциядә дә ун егет катнашып, шуларның икесе батырларча һәлак булды. Бу — мәктәптә балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясенең никадәр көчле булуын күрсәтә. Рамил исә безнең күз алдында үскән егет иде. Мәктәптән соң аграр көллияттә белем алды, басу-кырларда иген икте. Техниканы бик яхшы белде, хәтта бергәләп чылбырлы тракторны сүтеп-җыйганыбыз да булды. Алтын куллы егет иде, — дип искә алды Рәшит Шакирҗанов.

Рамил Галиев 1982–1992 елларда Мәчкәрә урта мәктәбендә белем ала. Махсус хәрби операция башлангач, контракт төзеп, ил иминлеген сакларга китә. 2026 елның 20 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Аны дуслары киң күңелле, ярдәмчел һәм тугры дус буларак искә ала. Мәктәп елларында ук ул суга батучы иптәшен коткарып, «Батучыны коткарган өчен» медале белән бүләкләнә. Ә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен аңа «Казанышлары өчен» медале тапшырыла.

— Рамил — минем сыйныфташым, якын дустым, хәтта безнең туган көннәр дә бер тирәдә, быел аңа 51 яшь туласы иде. Мин үзем Чечня сугышын узган кеше буларак, яшьтәшемә андагы хәлләрне аңлатырга тырыштым. Әмма ул карарыннан чигенмәде, нык торды. Ул хәрби хезмәткә киткәч тә аралар өзелмәде, һәрчак хәбәрләшеп тордык. Дустым бернәрсәдән дә курыкмый торган, батыр йөрәкле кеше иде. Урыны җәннәттә булсын, — диде Фидәил Низамиев.

Ренат Шагабиев та — шушы мәктәптә белем алган батыр егетләрнең берсе. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама һәм Казан медицина көллиятләрендә укый. Алга таба хезмәтен шул юнәлештә дәвам итеп, үз эшенең остасына әверелә. 2024 елда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Күп кенә хәрби бәрелешләрдә катнашкан куркусыз егет, ил каршындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Мәчкәрә мәктәбе директоры Илназ Миннемуллин билгеләп үткәнчә, бу чара бер яктан моңсу булса, икенче яктан яшь буынга туган илне ярату, батырлык һәм җаваплылык үрнәге күрсәткән әһәмиятле вакыйга булды.

Алга таба кунаклар очрашуны «Батырларны көрәш тудыра» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында дәвам итте.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев