Байлангарлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә
Изге эштән беркем дә читтә калмый.
Бүгенге көндә һәркем ничек тә булса махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Бу эштән безнең җирлегебездә яшәүчеләр дә читтә калмады.
Маскировкалау челтәрләре үрдек, токмач та кистек, авыл халкыннан гуманитар ярдәм дә җыеп тапшырдык. Бер ярдәм иткән кеше гел булышырга гына тора. Аллаһы Тәгалә үзләренең дә һәрбер эшләрен уң итсен!
Андагы һәр солдат — кемнеңдер газиз баласы. Үзебезнең авылдаш егетләребез дә шунда бит. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк! 12 октябрь көнне авылдашларга: «Тиз арада маскировкалау челтәре үрәсе иде», — дип мөрәҗәгать иткәч, бердәм булып хуплап алдылар. Маскировкалау челтәренең махсус хәрби операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, шул ук көнне матур изге теләкләр теләп, өчкә алты метр зурлыктагы челтәрне үреп тә бетердек. Алдагысында эш материалларын «Сугышчан кардәшлек Кукмара» берләшмәсеннән алган идек, бу юлы «Гараж» төркеме волонтерлары китерде. Киләчәктә окоп шәмнәре ясарга планлаштырабыз.
Авылдашлар бу игелекле эшкә бик теләп, бернинди авырлыксыз килделәр. Вакыт табып, әлеге изге эштә катнашкан барчасына зур рәхмәт!
Күңел җылысын кушып үргән челтәрләр егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде. Егетләрнең һәммәсе әти-әниләре, туганнары, гаиләләре янына исән-сау кайтсыннар!
Минзәлия ӘҺЛИУЛЛИНА,
Байлангар мәдәният йорты мөдире
Фото: Минзәлия Әһлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев