Бу турыда район пенсия фонды идарәсе начальнигы Марсиль Төхбәтуллин сөйли:
- Айлык акчалата түләү турындагы гаризаны яшәү урынындагы пенсия фондына тапшыру сорала. Закон нигезендә гариза бер ай дәвамында карала, аннан соң акчалар ана капиталы сертификаты хуҗасының банктагы счетына күчерелә. Гариза белән бергә әнинең һәм баланың шәхесен һәм гражданлыгын, баланың тууын яки уллыкка алынуын раслаучы документлар, гаиләнең кереме турында мәгълүматлар, банктан счет номеры күрсәтелгән белешмә бирергә кирәк.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев