Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әгъзам Гобәйдуллин Кукмара үзәк район дәваханәсенең төзекләндерелгән территориясен карады

Россиянең кече шәһәрләре үсеше буенча федераль максатчан программа кысаларында булган төзекләндерү Казан кунагында матур тәэсирләр калдырды.

Район үзәк дәваханәсенә килүчеләр, аның тирәсеннән үтүчеләр быелгы җәйдә дәваханә территориясенең терапия бүлеге каршысындагы мәйданның төзекләндерелеп, безнең өчен хәзергә ят булып күренгән заманча үзгәрешләргә игътибар итми калмыйдыр. Балалар өчен уен мәйданчыклары да, сәламәтлек сукмаклары да, ял итеп алырга уңайлы эскәмияләр дә ясалган, куелган биредә. 

Әгъзам Гобәйдуллин Кукмара үзәк район хастаханәсенең төзекләндерелгән территориясен карады

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да бирегә килгәч, үзенең гаҗәпләнүен яшермәде. Россиянең кече шәһәрләре үсеше буенча федераль максатчан программа кысаларында булган төзекләндерү Казан кунагында матур тәэсирләр калдырды. 

Әгъзам Гобәйдуллин Кукмара үзәк район хастаханәсенең төзекләндерелгән территориясен карады

«Районыгызның кайсы тармагындагы үзгәрешләрне алсак та, федераль программа кысаларында башкарыла дип әйтәсез. Сез мәскәүлеләр белән нынытып дуслашкансыз, ахрысы», — дип елмаеп кызыксынды ул Сергей Димитриевтан. 

Әгъзам Гобәйдуллин Кукмара үзәк район хастаханәсенең төзекләндерелгән территориясен карады

Әйе, районыбыз башлыгына төбәгебезне уңайлы, төзек, заман таләпләренә китерү өчен, һәрвакыт яңа программалар белән үзвакытында танышү, кызыксыну, аның уңай нәтиҗәсен районыбызга алып кайту өчен күп вакытын, көчен сарыф итәргә туры килә. Алга карап, төпле фикер йөртү, кабинетта утырмыйча, эшлекле сәфәрләргә чыгу, эзләнү нәтиҗәсендә Кукмарабыз яңара, төзекләндерелә, үсә.

Әгъзам Гобәйдуллин Кукмара үзәк район хастаханәсенең төзекләндерелгән территориясен карады

Аралашу вакытында Әгъзам Гобәйдуллин шулай ук баш табиб Вадим Рәхмәтуллиннан район үзәк дәваханәсендә табиблар җитү-җитмәү, «Ашыгыч ярдәм» машиналарына ихтыяҗ булу-булмавы белән дә кызыксынды.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6