90 яшьлек Миниямал Миңнегалиева: 41 ел буе бер генә урында — түшәү цехында эшләдем
Юбилярга матур теләкләр белән район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
1948 ел. Ачлык һәм ялангачлыкны әле соңрак: алтмыш, җитмеш, җитмеш җиде ел үтсә дә оныта алмыйча, күңелендә яңартучы 13 яшьлек Миниямалның туган авылы Березняктан Кукмарага эшкә урнашам дип китеп барышы. Авылда да, районда да, шәһәрдә дә сугыштан соңгы иң авыр чорлар. Йөрәкләрне әрнеткән яралар әле төзәлмәгән, ә алда тормышның ачы чынбарлыгы көтә, Миниямалның каршысында ярылып ята...
Яшүсмер кыз, эш урыны итеп, Кукмара киез-итек киез фабрикасын сайлый. Ул вакыттагы фабрикадагы хәзергесеннән шактый аерыла. Җитештерү тулысынча кул көче белән башкарыла диярлек. Станоклар иске, эш шартлары да авыр. Ләкин кыз бала моңа игътибар да бирми, чөнки күңелендә — зур өметләр, киләчәккә матур хыяллар. Вакытлар, еллар уза, фабрика да үзгәрешләр кичерә. Шул үзгәрешләр эчендә «кайнаса» да, тырыш, уңган Миниямал гына үзгәрми, эшли дә эшли. Хезмәте дә таныла, югары бәяләнеп, күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә.
«Эш эзләп йөрмәдем, фабрикага ничек барып кердем, шулай чыгып киттем. Хезмәт кенәгәмдә бары тик ике генә җөмлә: итек түшәү цехына эшкә алынуым һәм эштән китүем турында язылган», — ди хезмәт ветераны Миниямал апа Миңнегалиева.
Шулай итеп, 41 ел буе бары тик бер генә урында — түшәү цехында эшли ул!
...Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле Миниямал көн дә итек түши торган өстәле янына килеп баса да, зур киез оекбашка охшаган берничә итеклек киезне, фабрикада эшләүчеләр телендәге «закатник»ны, яхшылап чүпрәккә төреп, әле ныгып та җитмәгән куллары белән тәгәрәтә дә тәгәрәтә. Куллары беләккә кадәр кызарып менсә менә, әмма сынатасы түгел! Көне буе шушы өстәл янында «биеп» торырга кирәк. Буеның кыска булуы да комачауламый, шунда эшләүчеләр басып эшләр өчен өстәлгә терәп ныклы стан ясап куйдылар. Әле җитмәвенә цехта салкын, юеш, ут яктылыгы да чамалы гына. Хезмәттәшләре ярата үзен, йомшак телле, ягымлы булганы өчен аны «песи баласы» дип йөртә.
Менә шулай итеп искә алды фабрикадагы беренче елларын Миниямал апа үзен 90 яше белән котларга килгәч.

«Итекләрнең төрле размердагысын түшәргә туры килде. Совет Армиясендәге солдатларга дип эшли идек. Әмма ничек кенә авыр булса да, яратып эшләдем. Бүген дә сагынам, чакырсалар, ике дә уйламый шул хезмәтемә кире барыр идем әле, — ди ул, елмаеп. — Эш ул — сау-сәламәт кешегә үзе бәхет».
Фабрикада эшләгәндә ул күрше цехтагы Миннегалимен очрата. Тыныч, сабыр Кукмара егете белән кушылып, өч бала үстерә алар.
Миниямал апаның ачлыктан, ялангачлыктан башланган тормыш юлы хезмәт, гаилә җылысы белән тулылана. Янәшәсендә — улы Зөфәр, 37 ел буе бергә яшәү дәверендә үз кызына әверелгән килене Нурфәния. Шул арада Зур Кукмарадан кызы Рәзимә йөгереп килеп җитә, Өркештә яшәүче кызы Нурзия һәрдаим хәлен белеп тора, оныклары, оныкчыклары күчтәнәч күтәреп килә. Ә аның өчен иң зур байлык — балаларының, оныкларының сәламәтлеге, гаилә учагының җылысы. Бу учак Миниямал апа Миңнегалиеваны әле озак еллар җылытып торсын иде.
Кукмарада яшәүче хезмәт ветераны Миниямал Миңнегалиеваны күркәм гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Кукмара киез-итек киез комбинатының кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Кисиль килде.

«Сезнең хезмәтегез районыбыз тарихында мәңгегә уелып калды. Яраткан һөнәрегезне бернигә дә карамый алыштырмыйча, ярты гасырга якын бер урында эшләвегез сокландыра. Сезгә намуслы хезмәтегез белән районга, илебезгә никадәр файда китерүегез өчен зур рәхмәт», — дип, юбилярга матур теләкләр белән район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев