29 майда Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
Соңгы яңалыклар

29 майда Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

Тизлеге 15-20 метрга җиткән көчле җил булырга мөмкин.

29 майда көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм тизлеге 15-20 метрга җиткән көчле җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Урамда һәм юлда сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.

Фото: ИА «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев