Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2026 елда Татарстанда күчемсез милек 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Төгәлрәк бәя кредит бирү, төзелеш материаллары бәясе, инфляция процессларындагы үзгәрешләргә бәйле.

Кредит-хисап сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр булмый икән, 2026 елда Татарстанда күчемсез милек 10 процентка кыйммәтләнә ала. Бу фикерне Татарстанның риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Әлегә 2026 елга торакка бәя динамикасын фаразлау мөмкин түгел, чөнки киләсе елга кредит сәясәте аңлаешсыз. Әмма, кагыйдә буларак, хәтта кредит-хисап сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр булмаса да беренчел һәм икенчел торак, шулай ук торак йортлар һәм җир кишәрлекләре бер ел эчендә инфляция кысаларында якынча 10 процентка кыйммәтләнәчәк», — диде риелтор.

Руслан Садриев билгеләп үткәнчә, төгәлрәк бәя кредит бирү, төзелеш материаллары бәясе, инфляция процессларындагы үзгәрешләргә — күп кенә шартларга бәйле булачак.

«Күчемсез милек — азык-төлек яки дарулар кебек үк товар. Барысы да Россиядәге гомуми икътисадый вәзгыятькә, аерым алганда, кредит сәясәтенә бәйле булачак. Әгәр Үзәк Банк ставкасы төшсә, күчемсез милеккә ихтыяҗ артачак һәм объектларның бәясе дә үсәчәк», — диде Руслан Садриев.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев