2026 елда Татарстанда 3 123 гаиләгә торак бирү планлаштырыла
Моның өчен Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 108 йорт төзелүе көтелә.
Ел башыннан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча гомуми мәйданы 65,1 мең кв. м булган 31 йорт файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 43,2 процентын тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Барлык фатирлар да торырга тулысынча әзер хәлдә тапшырылган: аларда ремонт ясалган, сантехника, датчиклар, счетчиклар һәм электр (газ) плитәләре урнаштырылган.
2026 елда Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанның 3 123 гаиләсенә торак бирү планлаштырыла. Моның өчен Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 108 йорт төзелүе көтелә.
Казанда 774 фатирлы 5 йорт төзелеп беткән һәм яңа хуҗаларын кабул итәргә әзерләнә. Дүрт яңа йорт «Җиңүнең 80 еллыгы» торак комплексында («Салават күпере» районы), берсе «Гаилә» микрорайонында урнашкан. Параллель рәвештә әлеге районнарда 1 528 фатирлы тагын 5 йорт төзелә.
Яр Чаллыда 6 йорт (942 фатир), Түбән Камада 2 йорт (һәрберсендә 170әр фатир) төзелә. Кукмара, Әгерҗе, Арча, Лаеш, Менделеевск, шулай ук Алексеевск, Сарман районнарында һәм республиканың башка муниципаль районнарында төзелеш актив алып барыла.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев