Түләү күләме һәркемнеке төрлечә формалаша, ә ахыргы сумма стажга бәйле.
Быел больничный түләвенең максималь күләме көненә якынча 7000 сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, түләү күләме һәркемнеке төрлечә формалаша, ә ахыргы сумма стажга бәйле.
Сергей Леонов шулай ук азрак авырырга, профилактика белән шөгыльләнергә, исерткеч эчемлекләрне азрак кулланырга, тәмәке тартмаска, вейплар кулланмаска, физкультура белән шөгыльләнергә, сигез сәгатьтән дә ким йокламаска һәм күбрәк вакытны гаилә белән үткәрергә киңәш итте.
Фото: ИА «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев